Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Телефон

Быел кыш көне мин йөзү ярышларын катнаштым. Барысы да план буенча барды. Әмма ярышларның соңгы көнендә берьюлы ике вакыйга килеп чыкты: яхшы һәм начар. Яхшысы: мин йөзү буенча II өлкәннәр разряды алдым, ә начары: минем телефоным ватылды. Өйгә кайткач, мин яңа телефон алу өмете белән әти-әнигә хәбәр иттем. Әмма, кызганычка каршы, әти бер айдан соң гына яңа телефон алып булачагын әйтте.

Ай буе телефонсыз! Мин ничек яшәрмен? Мәктәптән һәм спорт күнегүләреннән соң буш вакытта мин нәрсә эшләрмен? Мин төшенкелеккә бирелдем һәм көн саен әти-әниемә, телефонсыз булдыра алмыйм, дип бәйләндем.

Әни миңа элемтә өчен үзенең иске телефонын бирде. Башта мин аның белән мәктәпкә йөрергә оялдым. Әмма, әбием әйткәнчә, кеше барысына да күнегә икән.

Дәрестән соң кәрәзле уеннар уйнап һәм фикер алышып минем дусларым мәктәптә калды, ә мин, күңелсезләнеп, өйгә кайтып киттем.

Салкын көннәрнең берсендә мәктәптән кайтканда, мин кояш тирәли түгәрәк күреп калдым. Соңыннан әни аңлатканча, бу күренеш Гало дип атала. Бу — Кояш тирәли төсле шәүлә. Гало көчле салкын, якты кояш һәм дымлылык булганда барлыкка килә икән. Ә шушы көннәрдә кошларның матур сайравын ишеттем һәм озак кына агач ябалдашларына карап тордым, кемнең җырлавын эзләдем.

Элек мәктәптән кайтканда, мин уеннар турында, үтәргә җыенган дәрәҗәләр турында уйлы идем. Хәзер минем уйларым җәйгә тоташа, мин лагерьга барырга бик телим, анда дусларым белән очрашуны көтәм.

Һәм, гомумән, мин үзгәргәнлегемне сизә башладым. Мин мәктәп программасыннан китап укыдым, элеккегечә кыска эчтәлек кенә түгел, ә тулысынча. Кичке аш вакытында да торып китәргә ашыкмыйм, телефонга йөгермим, ә әти-әниләр белән сөйләшәм. Алар бик күп кызыклы әйберләр беләләр һәм сөйлиләр икән. Мин яхшырак укый башладым, күнегүләрне дә калдырмыйм. Туклануыма игътибарны арттырдым: баллы һәм камыр ризыкларыннан баш тартам, чөнки минем максатым барлыкка килде: кыска вакыт эчендә йөзү буенча I өлкәннәр разряды алырга…

Һәм менә, бер ай узганнан соң, мин хикәя язам. Элегрәк мондый хәлнең башыма килүе мөмкин идемени? Телефон минем бөтен уйларымны йота иде. Мин менә нәрсә уйладым, минем күпчелек дусларым, танышларым, минем кебек үк, вакытларын телефоннан уеннарга сарыф итәләр. Күп кенә балалар яхшырак укый алыр иде, әмма телефон бөтен буш вакытны ала. Өчле билгесеннән бишлергә күчә алырлар иде һәм өй эшен башкалардан күчереп язмыйча тыныч кына үзләре башкара ала. Ял көннәрендә ай дәвамында мин дусларымны шугалакка, паркка йөрергә чакырдым, тик беркем дә ризалашмады. Барысы да мәшгуль вакытлары юк иде, Мин дә уйга калдым: телефоным булганда, мин дә һәрвакыт бик мәшгуль идем, бернигә дә вакытым җитми иде бит.

Әти, вәгъдә иткәнчә, миңа телефон сатып алды. Кызык, минем алдагы хикәям нинди булыр икән? Тик бер нәрсәне генә төгәл беләм: мин элеккеге кебек булмам.

Негиматжанов Тимур Ромилевич
Страна: Россия
Город: Казань