XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Телебез — безнен байлыгыбыз»

Әбием, тыңла әле, 
“Телдән төшкән тел юк булыр,
Телдәге тел нык торыр”ның
Мәгънәсен әйт әле. 
Әбием бер аз уйланды, 
Шуннан аркамнар какты.
Борчулы карашны сизеп,
Сүзе белән юатты:
“Кызым, тел — ул бетмәс хәзинә,
Үткән гомер, яшәр көнебез!
Тел — ул жанлы тарих,
Киләчәк һәм бүгенгебез.
Телем, илем, диеп янганнар
Вакытында данлы кешелэр…
Хәзер килеп телне бетерәләр,
Әллә татарымны “онтыйлар”?
Телсез кеше канатсыз коштай,
Канат жәеп телсез очып булмас.
Телсез яшәп кем булырсың син,
Тарихыңны белми яшәп булмас.
Кызым, уйландыра безне ил язмышы,
Тел язмышы борчып уята.
Килер буыннарга тапшырырлык
Рух байлыгын, кызым, югалтма.
Тел өчен көрәш әле бетмәс тә,
Озак еллар бәхәс күп булыр.
Шул вакытта безгә, кызым,
Язмыш янә сынау куер…
Кызым, татар теле — безнең тел ул,
Без якламасак, аны кем яклар?!
Синнән тора телең, миннән, аннан тора —
Бездән башка аны кем саклар?
Мин китсәм дә, кызым, бу доньядан,
Янып яшә, телем, илем, диеп.
“Әни!” — диеп өзелсен  балаларың, 
Яшәсеннәр тоеп тел көчен!
“Телем” — диеп яшә үлгәнче син,
“Телем” — диеп горурлан һәр чакта.
“Илем” — диеп ян син бар жирдә дә,
“Жирем” — диеп ин син утларга,
Тел тигермә аңа ятлардан!”
Әбием сүзләре күңел күген
Яктырткандай булды беразга, 
Аманаттай булган алтын сүзең,
Мәңге калыр безнең күңелдә!

Буранбаева Зилия Ильгамовна
Страна: Россия
Город: Уфа