Теләкләр.
Чын йөрәктән әйткән сүзләр генә,
Барып житә кеше күңеленә.
Назлы сүзгә төргән бу шигырем,
Бүләк булсын әле һәркемгә!
Имин булып атсын һәр яңа таң,
Яшәү язсын кайгы –хәсрәтсез.
Таң җилләре алып килсен бары,
Хәбәрләрнең иң-иң яхшысын.
Җылы яңгыр яусын зәңгәр күктән,
Тик яумасын утлы ядрәләр.
Һәммәбезнең теләге бер бүген,
Исән-имин кайтсын егетләр!
Күгебездә һәрчак кояш көлсен,
Сугыш афәтләре туктасын.
Тигез тормыш бирсен Раббым безгә,
Шөкер итә белик булганга.
Гомер дигәннәре бигрәк кыска,
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр секунды,һәр минуты аның,
Һәр сәгате үзе гомерлек.
Изге көнгә озатсыннар,
Иң матур,җылы хисләр.
Җаныгызга дәва булсын,
Минем изге теләкләр!