Әллә нәрсә генә булды,
Җир шарына күз тиде.
Ничек матур иде бар да,
Таңнар да тыныч иде.
Уенчык мылтык ясаган
Малайлар солдат бүген.
Чын сугышның сөремнәре
Каплады илем күген.
Әниләрнең чәчләренә
Ак карлар явып үтте.
Дөнья көткән ир — егетләр
Еракка, яуга китте.
Ятим балалар күбәя,
Хәфеф — хәтәрләр артты.
Кемнәр күрде, әйтегезче,
Тынычлык кая качты?
Без сугышлар теләмибез,
Үзгәртегез дөньяны!
Кояш рәсеме ясадык,
Тоташтырып кулларны.