Борын-борын заманда, бик ерак бер авылда, яшәгән ди бер ир белән бер хатын. Болар бик дус, тату яшәгәннэр. Тирә- яктагы кешеләр аларга карап сокланганнар. Аларның бер-бер артлы өч уллары туган. Уллары берсеннән-берсе уңган, тырыш, булдыклы булып үсеп тә җиткәннәр. Ата-аналары аларга Туган җирләренә зур хөрмәт күрсәтергә, туган телләрен кадерләргә өйрәткәннәр. Уллары аталары сүзләреннән чыкмаганнар, һәрвакыт аларга тугры булганнар.
Еллар үткән, егетләр үз тормышларын корганнар ди. Үз гаиләләрендә дә ата-аналарының өйрәткәннәрен истә тотып яшәргә тырышканнар. Вакытлары җиткәч, әти-әниләре бакыйлыкка күчкәннәр ди. Уллары бик кайгырганнар, ләкин тормыш дәвам иткән.
Шулай матур итеп кенә яшәгәндә, кинәт бер кайгы-хәсрәт килеп төшкән. Күрше дәүләт башлыгының бу ерак, халкы бик тырыш һәм эшчән булган авылга күзе тошкән бит. Һәм ул бу авылга каршы яу җибәргән. Озак көрәшкәннәр, ләкин көчләр тигез булмаган, авыл басып алынган. «Кем дә кем үз туган телен онытып, минекенә алыштырса, минем дәүләтемдә урынын, сый-хөрмәтен табыр»- дип әйткән ди. Барлык авыл халкы куркудан шул патшага буйсынган ди, тик шул өч егет кенә ризалашмаганнар. Патшаның бик нык ачуы килгэн инде, егетләрне янына чакыртып китерткән дә: “Ни өчен әле сез минем фәрманыма каршы киләсез, үзегезнекен генә түгел, гаиләләрегезнең дә башларын өздертәм бит хәзер»-дип әйткән ди. Егетләр, бертавыштан: «Безне кечкенәдән әти-әниләр кешеләрне хөрмәт итәргә, туган телне кадерләргә, туган җиребезне яратырга өйрәттеләр. Башларыбызны өздерсәгез өздерерсез, ләкин без аларга тугры булып калабыз»-дигәннәр. Шул сүзләргә, егетләрнең кыюлыгына, аларның ата-аналарына тугрылыгына патшаның исе киткән.
Шул көннән егетләргә үз туган телләрендә сөйләшеп яшәргә рөхсәт биргән. “Тел бирмәк – җан бирмәк”, — дигәндәй, егетләр үзләренең тәвәкәллекләре аркасында туган телләрен саклап калганнар.
Илдус Марданов
6 класс