XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Театр яктылыкка, нурга илтә…

Театр яктылыкка, нурга илтә…

Чыннан да, безнең гаиләбезне театр яктылыкка, нурга, сәнгать үрләренә илтә. Моны мин гаилә альбомыбызны актарганда, дәү әтием Нуретдин Нәҗмиев һәм дәү әнием Саниянең истәлекләреннән, аннан әнием Рузилә Зарипованың көндәлек театр яңалыкларын тыңлаганда, алар катнашында куелган спектакльләрне караганда, бик ачык аңладым. Безнең гаиләбез – театраль гаилә һәм артистлар буыныннан тора. Мин сезгә кадерле дәү әтием – Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев турында сөйләргә телим.

Дәү әтием Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев 1946 нчы елның 5 нче октябрендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында дөньяга килә. 1971 нче елда Казан театр училищесын тәмамлый. Сәхнә эшчәнлеген, урта мәктәпне төгәлләгәннән соң, Минзәлә татар драма театрында башлый. Биредә ул тормыш дөреслеге белән аерылып торган, юморга бай Шофёр («Ана йөрәге», С.Кайтов), Әмшә («Хикмәтле Сәйфи», Р.Ишморат), Нияз («Соңгы хөкем», Т.Абдулмамутов), Илһам («Мария», А.Д.Салынский), Сәлмән («Гарасат», Г.Сабитов) рольләрен башкара. 1971 нче елда Казан театр училищесын тәмамлый. Татар дәүләт драма һәм комедия театрына 1976 нчы елда эшкә килә һәм бүгенге көндә дә шунда иҗат итүен дәвам итә.

Көчле характерлы актёр, эпизодлар остасы буларак, дәү әтием Нуретдин Нәҗмиев һәр ролен ышандырырлык итеп ачып бирә һәм тиз арада танылу ала. Аның уены халык юморы белән сугарылган, төрле сәнгатьле чараларга бай, ул һәр образны индивидуаль якын килеп иҗат итә. Т.Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» әсәре буенча куелган спектакльдә (1978) актёр дәү әтием бер-берсенә охшамаган, һәркайсы үзенә генә хас кабатланмас характерга ия дүрт карт ролен зур осталык белән башкара. Ул иҗат иткән образлар арасында Ирбулат («Кайту», Р.Ишморат), Шәйхел («Ак күгәрченнәр», Р.Батулла), Надирша («Мәкәрҗәгә барган идек», И.Юзеев), Хәмитнур, Өлфәт («Тынгысыз өч көн», М.Мәһдиев), Мәрдәнша («Курай моңы», Ш.Шаһгали), Вагыйз («Назлы кияү», К.Тинчурин), Талут («Ител суы ака торур», Н.Фәттах), Рөстәм («Яз галәмәте», Р.Сәгъди), Полковник («Кураж ана һәм аның балалары», Б.Брехт) аерым урын тота.

Дәү әтием Нуретдин Нәҗмиев – 54 ел гомерен театрга багышлаган шәхес. Шуның дүрт дистә елы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәттә үткән. Шушы вакыт эчендә 100дән артык роль башкарган. Алар түбәндәгеләр:

Хуҗа – “Әллә язмыш, әллә ялгыш…” — Наталья Нестерова;

Гыйлай – “Гөлшаян” — Мирсәй Әмир;

Нигъмәт – “Американ” — Кәрим Тинчурин;

Гыйләҗ – “Сакла, шартламасын!” — Кәрим Тинчурин;

Нуретдин – “Мәхәббәт баскычы” — Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин;

Бабай – “Күрәсем килгән иде…” — Исламия Мәхмүтова;

Поцлох – “ Без барыбыз да кешеләр” — Эрих Мария Ремарк;

Әхмәтҗан бабай – “Эх, алмагачлары!” — Шамил Фәрхетдинов;

Дию – “Шүрәле-online” — Шамил Фәрхетдинов;

Стеблов – “Зарыгып көткәнем” — А.Салынский;

Клубок – “Хыянәтче” — Д.Макаёнок;

Ирбулат – “Кайту” – Риза Ишморат;

Өлфәт – “Борчулы өч көн” – Мөхәммәт Мәһдиев;

Галимҗан – “Без бит авыл малае” – Туфан Миңнуллин;

Миннәт – “Баланың баласы балдан татлы” – Мансур Гыйләҗев;

Гарифҗан – “Алай түгел, болай ул” – Туфан Миңнуллин;

Гайнетдин – “Мәкәрҗәгә барган идек” – Илдар Юзеев;

Галимулла – “Сөяркә” – Сәет Шәкуров;

Ислам – “Игълан буенча өйләнү” — В.Константинов, Б.Рацер;

Сафа – “Гашыйклар тавы” – Илдар Юзеев;

Сатыбал – “Аты барның — дәрте бар” — Н.Гаетбай;

Хәмит – “Назлы кияү” – Кәрим Тинчурин;

Флүн – “Сакаллы сабыйлар” — Р.Суфиев-Солнцев;

Костылев – “Кояш төшмәгән җирдә” – Максим Горький;

Азат – “Париж егете Әлфәнис” — Л.Вәлиев һәм башкалар.

“Мин бик бәхетле артист булдым. Беркайчан да рольсез тормадым”, — ди дәү әтием Нуретдин үзенең хәтер йомгагын сүткәндә. Әлеге һөнәрне сайлау аның балачак хыялы булган.

Бишенче сыйныфта укып йөргәндә, туган авылы Балыклы Чүкәйгә композитор Фәтхерахман Әхмәдиев концерт белән килә. Балалар бу хәбәрне ишетүгә, озын тәнәфестә клубка йөгерә. Дәү әтием Нуретдин, бар кыюлыгын җыеп, репетиция ясап торган Фәтхерахман абый янына бара да: “Абый, минем дә артист буласым килә”, — ди. Кич концертка керергә балаларга рөхсәт булмаганлыктан, Фәтхерахман абый аңа язу кисәге биреп җибәрә. Әй куана шучак дәү әтием.

Аннан соң күрше Олы Солтан авылы яшьләре концерт белән килә. Араларында Мәскәүдә актерлыкка укып йөргән студент егет Равил Шәрәфиев аеруча үзенә җәлеп итә. Дәү әтием Нуретдин ул сөйләгән Һади Такташның “Алсу” поэмасын йотлыга-йотлыга тыңлый. Шуннан соң ничек тә артистлыкка укырга дигән уй аңа тынгылык бирми.

Мәктәптән соң, Казанга китеп, ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләр) мәктәбенә урнаша. Шул елны Минзәлә тетры башкалага гастрольгә килә. Дәү әтием Нуретдин режиссер Сабир Өметбаев янына барып, үзенең хыялын аңа да җиткерә. Икенче көнне егет коллектив алдында имтихан тота. Шунда аңа бәхет елмая. Минзәләләр аны яратып, үз итеп кабул итәләр. Килүгә үк аңа “Ана йөрәге” спектаклендә шофер ролен бирәләр.

“Өметбаев мәктәбе”н узган егет Казанга театр училищесына укырга керә. Сәхнәгә тәүге тапкыр аяк баскан театрын, хезмәттәшләрен әле дә сагынып искә ала дәү әтием Нуретдин. Театр училищесында укуын тәмамлагач, К.Тинчурин театры директоры (элекке күчмә театр) үзенең авылдашы, киң күңелле Сәет Шәкүров аны эшкә кабул итә.

Театр дәү әтием Нуретдингә мәхәббәт тә бүләк итә. Спас районына гастрольгә баргач, ул дәү әнием Санияне очрата һәм тиздән яшьләр кавышалар. Озакламый, аларның тормышларына ямь өстәп, уллары Салават дөньга аваз сала. Малайның җырга һәвәслеген күргән әти-әнисе сөенеп туймый. Әмма куанычлары озакка бармый. Җиде яшьлек сабый, ата-анасы өчен гомерлек йөрәк ярасы булып, якты дөнья белән хушлаша. Тиздән дәү әтием Нуретдингә “Курай моңы” спектаклендә үз язмышларын күрсәтергә, улын җирләгән ата ролен уйнарга туры килә.

Икенче бала булып кызлары Рузилә дөньяга аваз салгач, бәләкәчнең кызларга хас матур чәрелдәвек тавышы, ата-ананы дөньяга терелтеп җибәрә. Дәү әтием бер дә теләмәсә дә, әнием Рузилә дә артист булырга тели. Казан театр училищесын кызыл дипломга тәмамлый, Президент стипендиясен алып укый. Хәзер ул «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында артистка һәм татар, рус спектакльләрендә катнаша.

“Мин бәхетле артист булдым, беркайчан да рольсез тормадым. Үз гомеремдә 27 режиссер белән эшләргә туры килде, мине берсе дә какмады, иҗат фасылы саен бер премьерада булса да роль бирәләр. Артист өчен рольле булудан да зур сөенеч юктыр, мөгаен”, — дип сөйли дәү әтием Нуретдин. Чыннан да, аның 100 дән артык сәхнә роле бар.

2016 нчы елның 5 нче октябрендә дәү әтием — Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка 70 яшь тулды. Үзенең бөтен гомерен сәхнәгә багышлаган артист дәү әтиемне иң элек туган ягы Балык Бистәсендә зурладылар. Юбилей уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” бенефис-спектакле күрсәтелде. Әлеге музыкаль комедиядә юбиляр үзе Әхмәтҗан бабай ролен башкарды. Юбилей кичәсендә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, шулай ук дәү әтием Нуретдиннең дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре тәбрикләде. Эльвира Камалова, юбиляр дәү әтиемне гомер бәйрәме белән котлап, Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

74 яшен тутырса да, дәү әтием Нуретдин бик җитез, тәвәккәл. Һәр көнгә сокланып, яшисе килеп яши торган тере кешеләрдән ул. Укырга бик ярата. Яраткан язучылары – Әмирхан Еники һәм Мөхәммәт Мәһдиев. Үзе дә каләм тоткалый. Мин дәү әтием — артист Нуретдин Нәҗмиевны бик яратам һәм аңа изге теләкләр, озын гомер телим.

Зарипова Камиля Айратовна
Страна: Россия
Город: Казань