Театр – гөмер, барысы да бер.
Комедия, драма. Мин әртист буламмы?
Сценарий нинди? Ул бик болгавыр.
Әйтерсең, кызык; әйтерсең, авыр.
Җемелди еракта күренер-күренмәс,
Ут шундый кечкенә, шундый әз.
Артыннан куам, тотырга тырышам;
Их, куркыта бит,я электерә алмам.
Спектакльне,алып барам берүзем;
Җитәкләүчем юк, бар тик мин үзем.
Сүрәләм, тәннәрем сыдырыла,
Алар белән җаным да сызлана.
Юллар тигез түгел шул, ташлы;
Үзе пычрак бит, үзе ураулы.
Ярар, күпмедер вакытлар узса,
Чыгармын чигенә, Алла боерса…
Шаркылдап көлер коннәрем дә булыр
Меңләгән күз яшьләрем корыса