Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Таян Аллаһка.

Әби-бабамнар мирасы- 

Ислам дине ул кыйблам. 

«И, Раббым! Һәр мизгелгә шөкер! 

Диеп мин дога кылам. 

Иман нуры күңелләрдә, 

Калебләрдә булса әгәр, 

Дөньялар да тыныч булыр, 

Булмас һич хәвеф-хәтәр. 

«Бисмилла» дип башланган эш

Һәрвакытта уң була. 

Аңласак иде яшьтән үк, 

Картайгач бит соң була. 

Раббым-Аллама таянам, 

Зикер итәм һәрвакыт. 

Бөеклеген һәркемгә дә 

Булса иде аңлатып.

Хусаенова Тансылу Ильшатовна
Страна: Россия
Город: Казань