«Әгәр дә сез үзегезгә саклап торучы кокон ясаган булсагыз, әйе, ул сезне саклый, ләкин шул ук вакытта сезгә төрмә дә булып тора. Сез ясаган диварлар да шулай ук. Шуның өчен дә ишекләр бар. Безгә диварлар ошый,чөнки ул безне саклый. Ләкин ишекләр безгә теләгән чакта комфорт зонасыннан чыгарга ярдәм итә.Эчтә никадәр яхшы булса да,безнең барыбер ишек артында нәрсә бар икәнен беләсе киләчәк. Шулай бит?”
Ошо.
Кадерле укучым! Әлеге язмамда мин сине үземнең искиткеч тарихым белән таныштырасым килә.
Таулар… Сездә бу сүзне ишеткәч нинди хисләр туа? Бәлки, берәүләр авылларындагы кечкенә таучыкларын күз алларына китерәләрдер, ә ,бәлки, кемгәдер бу сүз ерактагы зур , куркыныч әйбер шикелле тоеладыр. Ләкин мине таулар кечкенәдән үк үзләренә тартып тордылар. Минем бүлмәмдә бер дивар тулысынча тау ясалган обои белән капланган иде һәм мин аңа күзем төшкән саен уйландым: ”Ничек микән соң анда? Тауда җан ияләре яши микән? Ә иң зур теләгем — ул тау өстенә менеп, болытны тотып карыйсым килә иде.
Безнең гаиләне сәяхәтчеләр гаиләсе дип тә әйтеп була. Кечкенәдән үк әти белән әни миңа дөнья күрсәтергә тырыштылар һәм мин аның өчен аларга бик рәхмәтле. Хәзер инде үзем генә дә сәяхәт итә алам.
Күңелемә һәрвакыт берәр нинди яңалык кирәк минем. Парашюттан сикерү, шарлавыклар астында йөзү, кыргый хайваннар яши торган җирләрне гизү- бу исемлекне мәңге дәвам итеп була. Бу хыялларның кайберләре чынга ашты инде, ә кайберләре әле уйда, йөрәктә генә. Ләкин барлык хыяллардан өстен торганы ул- биек тауның иң югары ноктасына менү иде. Сәяхәт иткән һәр илнең берәр тавын күрсәм, бер мизгелгә туктап калып, үземне шул тауның өстендә итеп хис итә идем. Иң төп хыялым шул булса да, барыбер нәрсәдер күңелне куркытып тора иде. Мин әле әзер түгел, аның өчен бик күп көч сарыф итәргә кирәк дигән уйлар белән яшәдем. Беркөнне әтием: “Кызым, минем сиңа васыять итеп әйтәсе килгән сүзем бар. Яшәү — ул бит безгә бирелгән шундый зур бүләк, ләкин без аны аңламыйбыз. Мизгелне туктатып яшәр урынга, гел һаман каядыр ашыгабыз. Безнең минутлар, сәгатьләр, атналар…шундый тиз үтә бит , һәм без, кешеләр, шул вакыт берәмлекләрен гел үзенчәлекле, хисле, истә калырлык итеп үткәрергә тиешбез бит! Кыю булып яшәргә кирәк. Әгәр дә синең тормышың берүк булган сурәтләрдән генә тора башласа, минем сүзләремне исеңә төшер һәм чын маҗараларга юл тот! Аларның һәрберсе сиңа яңадан безнең яшәвебезнең нихәтле төрле һәм өйрәнелеп бетмәгән икәнен, кешенең эчке дөньясы нихәтле тирән була ала икәнен курсәтәчәк.
Ә ул хисләрне миндә таулар гына ача ала. Таулар мине…тарталар. Нинди серле, зур һәм мәһабәт бит алар! Минем тауларга охшыйсым килә һәм аларның серен беләсем килә!”-дип әйттем дә, күңелемдә җиңеп булмаслык хис туды. Хәзер мин бар көчемне хыялымны чынга ашыруга юнәлдерәчәкмен, чөнки яшьлектә булмаса, тагын кайчан эшләп була аны? Шунда ук әтием тагын әйтеп куйды:”Тау башлары мине дә гел тартып тордылар, ләкин хәзер мин инде алар өчен бик карт. Миңа шунсы кызык, кеше үзе теләгән тауның иң югары ноктасына менеп житкәч, нәрсә хис итә икән?”
Әгәр минем хыялым чынга ашса, мин аңа барысын да җентекләп-җентекләп сөйләргә вәгъдә бирдем. Кечкенәдән үк төрле маҗаралар яратырга өйрәтүче остазым – әтием бит!
“Кыю кешеләр диварны да бәреп чыгалар. Алар авыррак, куркынычрак юлны эзлиләр. Скалолаз, каскадер, серфер, альпинистларнын тормыш философиясе ул. Гомерем буе шундый кешеләргә сокландым. Андыйлар тышкы халәттә генә дулкыннарны гизмиләр , ә эчләрендә дә дулкын белән көрәшәләр,”- диде әтием. Теләгеңне тормышка ашырудан курыкма! “Маҗарачының хикмәте бит бер тау башына менүдә генә түгел, ә хикмәт кешенең көчендә.Үзе теләп, көчен туплап керешсә эшенә, ул һичшиксез үзенең булдыклыгыннан уздырачак.”
Әтием сүзләре хак …
Килиманджаро вулканы — мин күптән барырга теләгән урыным. Аның турында мәкаләләрне укып туя алмыйм. Үзлегемнән тау янында яшәгән халыкларның тормышларын өйрәндем , бу минем өчен шулкадәр мавыктыргыч булды ки, минем нәкъ шунда барасым килде. Ул Африка континентының иң биек ноктасы. 5895 м биеклек тәшкил итә. Аның иң кызыгы шул — турист тауга менгәндә, бөтен төрле һава торышын да күреп чыга, чөнки Африка экваторга бик якын урнашкан.
…Ә хәзер инде чын маҗаралар башлана… Һәм мин сине, кадерле укучым, сине сәяхәттә әтиемә язган хатлар белән таныштырасым килә.
Сәяхәтем башланыр алдыннан бер атна кала…
Әти! “Менә шулай өйдә, җылыда утырам! Сумкам әле һаман тутырылып бетмәгән. Инде бер атнадан соң мин утырган җирдә мондый җылылык булмас та, ләкин мин әле үземдә ачмаган яңа хисләр белән тулы булырмын. Җайлы, җиңел булыр дип уйламыйм, ләкин сез еракта булсагыз да, әни белән икегез миңа зур терәк.
Мин анда никадәр үз-үземә ачылырмын икән, син ничек уйлыйсың? Үземне шулай сынап карап, тирәнрәк өйрәнә алу мөмкинлеге булуына мин бик шат. Күп әйбер тормышта без көткәнчә, уйлаганча үтмәсә дә, мин яңа хисләр, идеяләр белән кайтачакмын дип уйлыйм. Һәм тагы әйтәсе әйберем бар иде. Дөресрәге, әни белән икегездә туган сорауга җавап.”Ник син хат язачаксың? Хәзер бит интернет һәм телефон заманы! ”Әйе, ләкин мин ул “заманнан” ардым. Минем бар көчемне үземнең хыялымны чынга ашыруга юнәлтәсем килә. Хәзер бит без берничек тә мизгелне сизмибез ,аны телефон экраны аша гына үткәрәбез. Ничек булыр микән ул, бернәрсә дә уйламыйча тулы күкрәк белән сулап, булган тормышыңа, ирешкән максатларыңнан кәнагать булу? Менә мин шуны беләчәкмен. Шул 5 көнне телефонсыз үткәрәсемкилә. …Үзем белән фотоаппарат кына алып, сезгә Килиманджароның иң-иң матур җирләрен генә төшереп алып кайтачакмын!….
Юл башлана…
Әтием! Юл авыр иде. Килиманджаро дип аталган шәһәргә барып җитү минем бер тәүлектән артык вакытны алды. Бик күп тапкыр очкычны алыштырырга туры килде. Авыр чемоданнарны ташып йөрү дә ардырды . Төнне Африканың бер аэропортында кунасы булды. Курку хисе каты иде. Курку хисенә каршы икече якта балачак хыялымның чынга ашыру турындагы уйлар белән тулы. Икенче яктан үземне хәзер чит илнең аэропортында икәнлегем һәм тирә-якта мин беркемне дә белмәвем мине бераз борчый. Бераз гына түгел…
Әти, син хәзер минем янда булсаң, миңа бер секундка да куркыныч булмас иде” дигән уйлар башыма еш килде. Ләкин үземнең көчсезлегемне җиңәргә тырыштым, чөнки син миңа кечкенәдән бирле барлык авырлыкны да җиңеп була дип өйрәттең.
Иртә белән аэропорттан чыгып китүгә, мин барлык авырлыкларны оныттым. Килиманджаро шәһәре һәм аның халкы мине бик мөлаем каршы алды. Тирә-яктагы табигать таң калдырды. Юл никадәр авыр булса да, ахырда максатыңа ирешеп, хыялың чыңга ашканын аңлау — бары тик яхшы эмоцияләр генә китерә, мин моңа ышанам.
Мондагы табигатькә һәм халыкка гашыйк булмау мөмкин тугел. Мине шәһәрнең үзәгенә илтүче такси йөртүчесе белән дә юл буе шушында яшәүче халык турында сөйләшеп бардык:
«Кешеләр монда бик мөлаем, берәр нинди борчулары чыкса да, алар авырлыкның вакытлыча гына икәнен аңлыйлар, елмаеп, көлеп үткәрергә тырышалар һәм тормышның кадерен белеп яшиләр. “Кайбер сәяхәтчеләр безнең шәһәргә килер өчен ун, хәтта унбиш ел акча җыялар. Һәм безнең өчен бу бик зур мәгънәгә ия, чөнки кешеләрнең тормышлары төрлечә, безгә килүчеләрнең күбесе гомре буе акча җыеп , авыр эштә эшлиләр. Алар монда килеп бөтен җыйган акчаларын сарыф итәләр һәм без туган ягыбызны тагын да кадерли башлыйбыз.
Әтием, мондагы гидлар да бик аралашучан, син алар белән тауга менгәндә танышырсың.Үзләре синең тау башына менүеңне, хыялыңнын чынга ашуын телиләр һәм эшләрен яратып башкаралар. Шулай итеп минем белән бергә 5 көн буе үзләренең хыялларын чынга ашыручы төркем белән танышу миңа бик рәхәт булды. Без монда төн кунып, иртәгә иртән юлыбызны башлаячакбыз. Ә хәзер бер-беребез белән таныша торырга вакыт бар.
1нче көн-2900 м
Беренче көн…бу көнгә мин дүрт ай эзерләндем. Безнең маршрут 1700 метрдан Африка джунглиларыннан башланды. Алты сәгать бертуктаусыз сазлы да, ташлы да, агачлы да, агулы бөҗәкләр күп булган юлларны да үтеп, беренче тукталышка җиттек. Палаткаларны җәеп, төнгә әзерләнәбез. Әлегә миңа барысы да кызык! Без монда табигать кануннарына буйсынып яшибез һәм мин моңа сөенеп бетә алмыйм. Минем күз алдымда кеше үзенә буйсындыра алмый торган көч! Чын могҗиза… Табигать! Минем теләгем: җир йөзендә гел шулай табигатькә карап, сокланып, аны хөрмәт итеп кенә яшәсеннәр иде, чөнки бу дөньяда без кунак кына, ә табигать -мәңгелек.
Ә хәзер сезгә үземнең юлдашчыларым турында әзрәк сөйләп китәсем килә. Мин беләм, сез минем юлымда бары тик яхшы кешеләр генә очрасын дип теләп торасыз. Борчылмагыз, минем юлдашларым бик әйбәт. Әле берничә сәгать кенә таныш булсак та, тормышка карашларыбыз берүк икәнне аңладык. Без төркемдә тугыз кеше. Арабызда хирург, инженер, дизайнер, укытучылар, гади эшчеләр дә бар. Берничә кеше инде Килиманджарога гына түгел, ә бүтән тауларга да менгәннәре бар икән. Аларга карыйм да, сокланам мин!
Шулар арасында барыбызга да көч биреп торучы Азан карт бар. Юк, карт дияргә телем әйләнми, Азан би дип языйм әле. Ул күп сөйләшми, киңәшләр белән дә башыбызны катырмый, үзе турында да күп сөйләми. Без аның Төркиядән һәм яшьлегендә укытучы булын гына беләбез. Аның ихтияр көче сокландыра безне. Адым саен юлдашларын барлап баруы, ярдәмгә ашыгуы, безнең барыбызны да, шундый булырга кирәк дигән нәтиҗәгә китерде. Шулай җиңелрәк булачак. (тормышта да). Азан би минем тормышымда тагын бер остазым.
2 нче көн -3900 м.
Ә бүген без 3900 метрга менәбез. Исегезгә төшерегез: шундый ымсындыргыч халәт. Мин ул халәтне бер минутны да әрәм итмичә берәр нәрсә эшлисе килеп йокыдан уянган чак белән чагыштырам. Күзебезне ачуга шундый теләк белән уяндык без бүген…. Сәгать көндезге икене күрсәтә, ә без инде киләсе тукталышка килеп життек. Палаткалар җәйдек һәм җылынып торабыз, чөнки бик каты юешләндек. Без барганда, шундый көчле яңгыр яуган иде. Суык тияргә дә күп сорап тормас, шуңа күрә безгә тиз-тиз җылы чәйләр эчеп, җылынып, киемнәрне алмаштырырга кирәк. Әлеге биеклек кеше өчен авырлык китерә торган биеклек дип санала һәм мин аны сизәм . Менгәндә башым авырта башлаганын аңладым. Мин сау-сәламәт кеше һәм гади тормышта да башым авыртканы юк, шуңа күрә мин шундук биеклекнең йогынтысы икәнен аңлап алдым. Ләкин әзрәк ял итеп, хәл җыеп алсам бетәргә тиеш. Азан бигә карыйм , ә ул юлдашларын күзәтә. Мин дә башкаларга күз салдым. Ярдәм кирәк кеше юкмы? Азан би дәресе…
Безгә янәдән шундый матур табигать күренешләре ачылды. Янәдән дип әйтү дөрес тә түгелдер , чөнки без хәзер тәүлек буе табигать кочагында торабыз, ә табигать ул һәрчак матур, гүзәл. Ләкин бүгенгесе аеруча ошады. Мин сокланып карап тордым. Моңарчы күз күрмәгән агачлар, үләннәр…
Суык яңгыр явып торганда авыр юллар аша менү, суларга һава җитми башлау – кешегә авырлык китерә, ләкин мин бернигә дә карамастан үземне бик бәхетле һәм тыныч хис итәм.Табигать чыннан да могҗиза тудыра, кешегә тынычлык бирә белә. Бәлки сәяхәтләрнең һәм тауларның сере дә шундадыр…
Без бүген тагын өскә менәбез дә, аннан әзрәк кире аска төшәбез, чөнки безнең тәнгә шулай кисәк өскә менү начар йогынты ясый ала икән. Шулай итеп без үзебез дә биеклеккә ияләшә торабыз. Хәл җыю хәзер авыррак инде, ләкин без түзәбез.
Бик бәхетле мин. Бәхетле…
Хәзер сезгә шалтырату мөмкинлеге булса да, мин шул ике сүзне генә әйтер идем. Мин бәхетле!
3 нче көн – 4200 м.
Бүген без көнне биеклеккә ияләшүгә багышлыйбыз. Яңадан 4200 метрга кадәр менәбез һәм кире шушы җиргә кайтабыз, соңгы ике көнгә көч туплыйбыз. Бүгенге тукталышта горур Килиманджароның тау башы күренеп тора. Аңа карагач, ул безгә көч өсти сыман. Хәзер-хәзер… әзрәктән без инде шунда булырбыз. Кайсы якка әйләнеп карасаң да матурлык. Чын(реаль) дөньяда микән мин дип тә уйлап куям. Шулай матурлыктан көч алып, без бүгенге авыр зур-зур ташлы юлдан уздык. Тауга менүчеләрнең бәхете нәкъ тә авырлыкларны җиңүдән тора икән. Безнең гид та шулай ди.
Булышчыларыбызны да әйтмичә кала алмыйм. Мин аларга мең рәхмәтле, чөнки аларсыз без монда инде басып тора алмас идек. Күрсәм, аларга берәр сүз әйтеп куярга тырышам. Ташлы, менәргә авыр җирләрдә, кул биреп, безнең авыр букчаларны өстерәп йөриләр бит алар….
Моннан ачылган Килиманджароның күренешенә карап, сокланып һәм уйланып кына утырасым килә. Шушы тауга менү көннәрендә уйларым бары тау турында, башым әйтерсең башка уй-фикерләрне ,гомумән, бар дип тә белми. Кирәк-кирәкмәс уйлар керми һәм бу минем сәяхәтемнең бик зур плюсы. Тау астында калган борчуларымны оныттым. Син алардан өстен һәм инде тауга менә барган саен, аларны гына җиңәргә көчең бар дигән фикергә киләсең.
4 нче көн – 4650 м.
Суыклыктан һәм безнең үзара сөйләшуләребездән безнең тау башына якынлашуыбызны аңлап була..Төнлә белән без тукталышсыз юлга чыгачакбыз. Ләкин аңарчы 4650 метрда урнашкан тукталышта кунабыз. Тау авыруыннан безгә бер секунд та тик тормыйча бию, җырлау, шаяру, аралашу булышты. Без чыннан да төркемебез белән бик дус.
Бүгенге көн бик тыгыз булды, шуңа күрә хатымны төнлә белән, башкалар ятып беткәч кенә язып утырам. Азан би миңа йокларга кушты. Ял ит, — диде. Көчең күп кирәк булачак әле. Күп итеп язмыйм, чыннан да бик нык арыдым. Алдагы хатларымда кебек “Мин бәхетле!” дип кенә әйтәсем килә.
5 нче көн
Бүгенге төн минем өчен гомеремдә иң авыры булды. Иртә белән төркемнән иң беренче булып уяндым. Палаткадан чыгуга күргән матурлыктан елыйсым килде. Иртәнге энгердә тау аеруча матур һәм тылсымлы икән. Шулай бүтәннәр уянганчы хисләр ташкыным белән ләззәтләнеп утырдым. Беренчедән, тынлык , мин тынлыкны ишетәм. Колагыма түгел, күңелемә үтеп керә ул. Билгеле, ара-тирә ниндидер четертәгән тавышлар ишетелә, белмим, ташлар сөйләшә микән? Тау белән без үткән ераклык арасын серле куе томан баскан, ләкин аның куелыгы төрлечә, иртәнге җил әле аны тигезләп бетерә алмаган. Аяк астындагы ташларны кулга алсаң, ниндидер җылылык тоясың. Гаҗәп!
Башкалар да уянды. Аннан соң төркем белән бергә җыелып, экипировканы тикшереп чыгып, бер-беребезгә уңышлар теләп, юлга чыктык. Без бүген дөньядагы иң матур таңны күрәчәкбез һәм ул һәрберебез өчен бер максатыбызның тормышка ашуын аңлатачак. Менүнең беренче сәгатендә миңа бик җайлы иде,тирә-юньдәге матурлыкны күреп, көч алып, үземнең бәхетемә ышана алмыйча йөрдем.
Ләкин тау авыруы үзенекен итте.Ул төркемдәге бер кешене дә читтә калдырмады. Башыбыз авыртканга тәнебез шушы секундта үзенең тотанагын югалтыр кебек иде.
Ул сәгатләрдә мин тәнемнең һәр күзәнәген 100 процентка тойдым. Йөрәкнең һәр тибешен мин үзем генә түгел янәшәдәге ташлар да сизәдер кебек иде. Күзләремнән ирексездә яшь бүленеп чыга. Шулай да үкенмим, тагын кайчан мин шулай һәр атлаган адымымны шундый аңлап, белеп һәм сизеп атлый алыр идем? Йөрәгемнең биеклек белән көрәшкәнен мин тагын кайчан тояр идем. Без бит тормышта автомат рәвешендә тиз-тиз атларга ияләнгән. Ә мондый халәттә һәрнәрсә салмаклана. Шулай биш сәгать без үз-үзебез белән көрәш алып бардык.Тау авыруыннан дарулар тәэсир итә башлагач, табигатьне янәдән күзәтергә тотындык. Һәм без, ниһаять, яңа атучы таңны күрдек. Күңелдәге халәтне аңлатып бетереп булмый. Икенче сулыш кебек булды ул безгә. Болытлардан да өстәрәк идек без! Чыгып килүче зур, алтын кояш таудан күтәрелгән җылы тасмаларда ничек уйнаганын күрсәгез сез! Кояштан иңгән кызыл яктылык күңелләргә үтеп керә. Астагы болытлар ак мамык каурыйларны хәтерләтә. Кояш безне киң колачына алды. Без болытлар өстендә. Кешедә күпме көч бар икәнен шул мизгелдә аңладым.
Ашкынып атлыйбыз. Ләкин барыбер адым саен көч әзәя иде. Соңгы ноктага йөз метр калгач, хәлсезлек биләп алуын сиздем. Ләкин бу халәт тиз үтте. Тәннең авырлыгын, чынга ашучы теләгем җиңде. Тәнем арганын онытты.
Иң биек нокта!
Күпме айлар әзерлек, бетмәс уйлар, борчылулар, 5 көне-төне тау буенча атлаулар, һәм күз яшьләре — бөтенесе дә шушында басып торуым өчен! Әтием! Әнием! Рәхмәт сезгә тормыш бүләк иткәнегез өчен, миңа ышанганыгыз һәм дә инде мине тәрбияләгәнегез өчен! Җиңүемне мин сезгә багышлыйм. Мин бу тормышны яратам һәм аның һәр мизгелен онытылмаслык итеп яшәргә вәгъдә бирәм! Эх, сез дә минем белән бу хисләрне бергә үткәрсәгез иде!
Әти! “Мин андый сәяхәтләр өчен карт”- дидең. Бәлки, син үзеңчә хаклыдыр. Ләкин хыялны тормышка ашыру өчен бер кайчан да соң түгел икән бит. Кеше рухы белән яшь булырга тиеш икән. Андый вакытта аңа бер нинди картлык янамый. Азан би моны безгә исбатлап күрсәтте.
Хыялны чынга ашырырга кирәк.Тауларга менгән, диңгезләрне дә кичкән кешегә генә кагылмый бу. Һәр кешенең максаты була. Кыю булып яшәп, кыска гына гомеребезне озын итеп яшәргә тырышырга кирәк! Минем хатым сезгә минем хисләремне уртаклашырга ярдәм иткәндер дип ышанып калам.”
Тиздән очрашырбыз!
Нәтиҗәм! Тагын бер дәрес!
Мин кайтып җиттем.
Мин өйдә!
Килиманджаро таулары артта калды.
Газизләрем — әнием һәм әтием каршы алды. Су буена карап торган бакчабызга әзерләнгән чәй табыны, алмаларын коеп каршылаган алмагачым, бакча сукмагыннан 10-15 адымда гына челтерәп, ташлар өстеннән йөгереп агучы Казкашым, әтием чистартып, карап торучы Рәхәт чишмәсе…
Шушы мизгелдә мине чит ил тауларында да тоймаган бер хис биләп алды.
Сәяхәтләрнең бер сере бар икән. Чөнки сәяхәттән кайтканнан соң син туган җиреңнән дә якын, гүзәл җир юк икәненә инанасың. Нинди генә шәһәрдә, илдә булсаң да, туган як кебек якын, кадерле булмый. Бер җир дә туганлык, җанга рәхәтлек бирә алмый икән. Чит илдә 5 көн, атна, ай торып була, ләкин инде тиздән синең күңелең кире туган якка тартачак. Шушы минутта сәяхәтем биргән сабакны аңладым, горур тауның биеклеге дөньяны өйрәнергә генә түгел, ә туган якның , туган туфракның нинди җанга кадерле икәнен сеңдерде!
Ибатуллина Әлфизә