Мәхәббәт көткәндә
Тәүге хисләр бөреләнгән чакта,
Саф күңелле кеше очрасын.
Алдап- йолдап, хисләреңне бутап,
Йөрәгеңне сүзсез ярмасын!
Мәхәбәттә алданмыйча гына,
Тиң ярыңны дөрес сайла син.
Тик бел шуны: ялгышулар була,
Йөрәгеңә йозак салма син.
Җылы караш, назлы сүзләр генә
Синең күңелеңдә тирбәлсен.
Йөрәгеңдә әгәр ялкын булса,
Мәхәбәттән генә дөрләсен.
Сагыш төшсә, берчак күңелеңә,
Бирешмә син, җаның сулмасын!
Тик онытма: бар да вакытлыча,
Яңгырдан соң кояш чыгасын.
Мәхәббәтсез яшәп буламы соң?
Бирә алмас күпләр җавабын.
Тик, минемчә, яратмаган кеше
Кичерәдер тормыш газабын.
Мәхәббәтең эзләп, табалмасаң,
Сурәнләнсә гомер кояшың.
Төшенкелек сине чорнамасын,
Юлллар озын, очрар юлдашың.
Ник очрадың?
Мин бит сине уйлап тапкан идем,
Бары хыял сине тудырды.
Һәрбер кеше җирдә парын эзли,
Бу ялгызлык инде туйдырды.
Мин бит сине бары уйлап таптым,
Хыялымда тиңем дип күрдем.
Мәхәббәтнең татлы мизгелләрен
Ак тәкыя итеп гел үрдем.
Мин бит сине уйлап кына таптым,
Чынбарлыкка нигә дип килдең?!
Син булып та, ялгыз калам икән,
Хыялымнан җиргә ник иңдең?!
Мин бит сине уйлап тапкан идем,
Бары хыялымда тудырдым.
Бергә булалмагач, ник очраттым?!
Йөрәгемне генә яндырдым…