Һәр милләтнең була бәйрәмнәре,
Йолалары, бизәкләре, сәнгатьләре.
Милләтемнең йөз аклыгын саклап тота
Борынгыдан килгән гореф-гадәтләре.
Саный китсәң, бик күп алар хәйран гына
Ә шулай да барлап карыйк җайлап кына.
Исем кушу, туй үткәрү, аулак өйләр,
Өй туйлары, Сабан туе һәм өмәләр.
Көзгә керсәң, сары чәчле Сөмбеләсе
Аннан китә җырлы-моңлы Каз өмәсе.
Шул рәвешчә гадәт белән ашыйкмыйча
Көтеп тора үз чиратын да һәммәсе .
Һәрберсенең үз йөзе бар, үз тәртибе
Буыннардан буыннарга килгән җебе.
Шул җепне син бер көн өзә күрмә,
Татарымның йөзен боза күрмә.