«Татарстан»
Хисләр тугач күңелдә.
Кулыма каләм алам.
Татарстанны данлап,
Җырлар мин язам.
Үрнәк булып тирә-яккка
Гөрләп яши ул.
Кырларында шаулап үскән
Игене бик мул.
Бәйрәмнәрдә күңел ача,
Гармун кулында.
Рәхәтләнеп җырлар суза
Дуслык турында.
Ераклардан килүчеләр
Күреп китәләр.
Әле тагын киләбез дип,
Вәгъдә бирәләр.
“Без булдырабыз”, — дип
Яши бит халкым.
Бары бергә булсак кына
Җиңәрбез барсын.