Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Татарстан – туган йортыбыз.

                        Татарстан – туган йортыбыз.

                                   

Туган йортым минем Татарстан ,

Үз иркеңдә мәңге шат яшә !

Кошларың да гүя сине мактап

Чут – чут сайрап, сөеп эндәшә.

 

Татарстан – минем туган ягым !

Мулдан синең урман – кырларың.

Анам телен, туган телем көйләп

Җырланалар синең җырларың.

 

Гүзәл җирен мактап, челтерәп ага

Көмеш сулы, салкын чишмәләр.

Йомшак сүзле, ачык күңеллеләр

Изге җирнең суын эчкәннәр.

 

Татарстан, зәңгәр күгең тыныч,

Син бит минем алтын тәхетем !

Язмыш синнән аермасын иде,

Синдә булсын минем бәхетем.

 

Чәчәк атып яшә, Татарстан !

Күз алдымда гөлдәй күркәм бул.

Тынычлыгың, байлыкларың белән

Башкаларга һәрчак үрнәк бул !

 

Татарстан ! Туган йортыбыз син ,

Бабаларым нигез салган ил.

Җир йөзендә бармы икән тагын

Синдәй матур, синдәй газиз җир ?!

Тухватуллина Фируза Рамилевна
Страна: Россия
Город: село Татарское Адельшино