Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Татарстан-туган илем минем.

Татарстан-туган илем минем.

Татарстан-горурлыгым минем,

Чал тарихлы гүзәл илкәем.

Калын урманнарга, елгаларга

Бай бит минем газиз җиркәем.

Туган илем сихри таңнар иле,

Яратам да шуңа мин аны.

Һәркөн кояш бата матурланып,

Алсуланып ата һәр таңы.

Казан – кала аның башкаласы,

Күпме тарих анда саклана.

Сөембикә саклый бөек серне

Кремльдән тарих башлана.

Бөтен Татарстан ишетеп тора

Кол Шәрифтән килгән азанны.

Мәртәбәле, динле итә бит ул

Бөек башкалабыз – Казанны.

Горур басып әнә Муса тора,

Богауланган аның куллары.

Туган илен чиксез өзелеп сөйгән

Башка милләт җирдә юк әле.

Туган илем моңлы көйләр иле:

“Әллүки”ле, “Җидегән чишмә”ле.

Тыңлап туймас Илһам, Әлфиясе,

Иҗатлары- исең китмәле.

Тарихыбыз безгә олы мирас,

Якын безгә туган телебез.

Онытмасак бөек Тукай телен

Якты булыр килер көнебез.

Бездәгедәй тыныч, алсу таңнар

Башка җирдә, әйтче, атамы?!

Мәңге яшә, газиз туган җирем,

Горурлыгы булып татарның!

Айсылу Хуснутдинова Ильнаровна
Страна: Россия
Город: Арск