Җиләккә бару
Безнең авылдан алты — җиде чакрым ераклыкта урнашкан, Поп басуы дип аталган алан бар.Әлеге алан турында бик күп хикәяләр йөри. Җәй көннәрендә җыелып утырганда һәрвакыт шул урын турында нинди дә булса кызык хәлләр сөйләнелә. Бигрәк тә Югары оч Азат, Азатлар бездә өчәү, кызларны куркытыр өчен әллә ниләр уйлап чыгарып сөйләргә ярата. Имеш берсендә, әтисе белән печән чабарга баргач, кап-кара, беләк юанлыгы, дилбегә буенда кара елан күргән. Бу хикәяләрне малайлар көлеп, кызлар куркып тыңлыйлар. Азат сөйләгәндә кызык, көлеп утырасың, ләкин Азатнын әкиятләрен тыңласаң, Поп аланына барырга да куркырсың.Сөйләшеп утырдык-утырдык та икенче көнгә җыелышып җиләккә барырга уйладык. Җиләккә баруның вакыты һәм урыны билгеләнгәннән соң өйләребезгә таралыштык.
Иртән торып, кулга чиләкләр тотып, Поп аланына җир җиләге җыярга дип чыгып киттек. Ферма буасын үтеп тауга менәсе. Барасы юлыбыз кояш чыгышында булганга, кояшның җылы нурлары безне каршылый һәм озата бара. Һава саф, суларга рәхәт. Тургайлар матур җырлары белән безнең кәефебезне күтәрәләр. Малайлар шаян сүзләр сөйләп, уйный-уйный, шаяра-шаяра барабыз. Безгә рәхәт. Бер –беребезне төрлечә үчекләп тә алабыз. Күбрәк мәктәптә булган кызыклы хәлләрне искә төшереп көләбез.Сания һәрбер сүзгә катыша, барысының да кәефен бетереп, төртеп-төртеп сүзләр әйтеп ала.Сания шундый инде ул, туры сүзле .Үзенә берәр cүз әйтсәң… Алия минемчә, яхшы кыз, аның белән тугызынчы сыйныфта укыйбыз, кайбер чакта бергәләп өй эшләребезне эшлибез. Зөһрә минем иң якын дус.Ул зифа буйлы, зәп-зәңгәр күзле, сары чәчле, миннән бер яшькә олы. Булатның да холкын начар димәс идем. Артыгын сөйләми һәм үзенә кагылышлы булмаса, читтә калырга тырыша, игезәге Алия күбрәк аның өчен сүз әйтә. Шулай сөйләшә-сөйләшә юлыбызны дәвам иттек. Тынгы белмәс “әкиятче” Азат үзенең хикәяләрен арттыра-арттыра сөйли, ярты сәгатьтән соң ул да тынды. Юлыбыз урман янына якынлашты.Урманны үтсәк, җиләкле аланның нәкъ үзенә киләбез дә чыгабыз. Бу юлдан әниләр белән барган бар.Үзебез генә беренче тапкыр баргангамы, бераз шикләндерә.Урман авызыннан кереп киткән сукмакка карадык та тик торабыз.Сания авызын ерып: “Ягез әле, малайлар! Күрсәтегез әле бер егетлек!”- дип төрттереп куйды.Беренче булып малайлар кереп киттеләр, без, кызлар, алар артыннан калмаска тырышып атладык.Урман сукмагы шактый тапталган иде, бер түбәнгә төшеп, бер югарыга менә торган юлдан тиз генә атлап, урманны чыктык һәм алдыбызда иркенлек. Аланга килеп чыктык һәм минем күзем үлән арасыннан күренер күренмәс кенә булып яткан ташка төште. Мин артык игътибар бирмәдем, алга атладым.
Бераз арыган аякларыбызга ял булсын дип, җиргә утырдык. Азат кына кесәсеннән телефонын алып, алан буйлап йөгереп йөри башлады, бераздан барыбыз да аның янына җыелдык. Аландагы җиләкне күреп телсез калдым…Мин дә тиз генә телефонымны алып, кып –кызыл сусыл һәм эре җиләкләрне сурәткә төшереп әниемә җибәрдем. Мондагы җиләкләрне күреп дусларым үзләренең нишләгәнен дә белмичә, җиләк ашарга тотындылар:берсе ятып ашый, берсе утырып, берсе һаман да әле төшергән сурәтне әнисенә җибәрә алмыйча тора. Сания ашап та тормыйча, тизрәк җиләк җыярга тотынды. Барыбыз да җиләк ашап туйгач, җыярга керештек, ә Саниянең чиләк төбе тулган иде инде. “Мин сездән беренче һәм күбрәк җыям”,- дип Сания мактана-мактана җиләк җыя. Азат та хикәя чыгарырга тотынды:”Безнең әбиләр һәм бабайлар әйтмешли, бу җир җиләкләре баш бармак чаклы, берсен чиләккә, икесен авызга.Тәмле дә инде җиләкләре!”-диде.Миндә дә шулайрак булды: берсе чиләккә, икесе авызга.Тик, тора-бара икесе чиләккә, берсе авызга, ә аннары авызга берсе дә керми башлады. Безнең әбиләр җиләккә барганда ипи һәм чәй алып барганнар. Миңа һәм минем дусларыма да әбиләре ипи тыгып җибәргәннәр. Чиләкләребез ярты булгач, түгәрәкләнеп утырып, ипи өстенә алан нигъмәтен саный-саный тезеп ашарга керештек һәм бер-беребезнең чиләкләребезгә күз төшерергә дә онытмадык. Минем күз күргәнчә, иң күп җиләк Саниянеке иде. Әбием әйткән иде аны:”Саниянең әбисен җир җиләге җыю ярышында куып та тотып булмый торган иде”,-дип. Мин дә шулайрак уйлап куйдым, Сания әбисенә охшаган икән.Тагын элекеге кебек ярышлар булсын иде, мин, һичшиксез, катнашыр идем. Барыбызның да чиләкләребез чүмәкәй булып тулды, кайтырга да вакыт җитте.Тик бу аланнан китәсе килмәде, мондагы барлык җиләкләрне җыеп бетерәсе килде, ләкин чиләкләребез тулды. Икенче кабатка, олырак чиләк алып килергә кирәк булыр. Шундый матур уйлар белән сөенеп, көлешә-көлешә, аланга рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга таба бара башладык. Иң беренече Сания китте, аның артыннан Булат белән Алия, аннары Азат, арттан Зөһрә һәм мин атлыйбыз. Сания телефоныннан татарча җыр тыңлап кайта. Алия белән Булат карточкага төшеп, көлешеп кайталар.Ничек миңа туры килде, абайламый калганмын, теге ташка абынып дөбелдәп килеп төштем. Җир селкенгәндәй булды.Чиләгемдәге җиләгем кул белән сипкәндәй болын буйлап сибелде. Азат мине күреп, яныма йөгереп килеп, җирдән торырга булышты.Ә Зөһрә әзрәк алга киткән иде.Аякка басып кына булмый бит, уң аягымның тезенә ут капканмыни, янып сызлый. Тез капкачым сыдырылган, аннан кан саркып тора иде. Мин кычкырып елап җибәрдем.Алдан барганнар ишетеп минем янга килделәр. Зөһрә тиз сәбәп тапты, чәченең очын кистерергә кирәк икән, моныңчы шул чәч турында сүз дә кузгатмаган иде.Сәгатьләрне сорый-сорый, ашыга-ашыга өенә кайтып китте.Менә сиңа якын дус!Алия белән Булат та бик тиз генә сәбәп таптылар, бүген бит аларның әбисенең туган көне икән. Югыйсә, без бит күршеләр генә, аларның әбисе Гөлсылу апа, туган көн хакында, әбигә өч көн алдан әйтеп куя иде. Бу арада безгә кермәде һәм мин аларның әбисенең туган көне кыш көне икәнен белә идем. Сания белән Азат гына янымда калдылар, алар да китәр инде дип курыккан идем, юк китмәделәр.Чиләгемдә минем биш-алты җиләк кенә калды. Азат үзенең ярты чиләк җиләген миңа салды, Сания дә яртысын салды. Азат чиләгендәге калган җиләкләрен Саниягә салды да үзенә якын- тирәдән җиләк җыярга кереште. Сания күлмәк итәген ертып, бака үләнен эзләп табып, аягымны шуның белән бәйләп куйды. Бераз хәл кергәч, без дә Азатка җиләк җыярга булыштык.Сания булгач чиләк бик тиз тулды, бер сәгать эчедә чиләк чүмәкәй булды. Бераз утырып хәл алдык та, кайтырга дип юлга чыктык. Азат минем чиләгемне үзе алып кайтты. Кайтканда ни гаҗәп Азат та, Сания дә сөйләшмәделәр. Белмим, алар ни турында уйлаганнардыр, әмма миңа алар алдында бераз гына читенрәк тә иде.Авылга кайтып җиткәндә вакыт шактый иде.Әбекәй борчылып, капка төбенә чыгып көтеп тора иде.Безне күргәч, капкадан кереп китте.
Урамга керсәк, ни күзебез белән күрик, Зөһрә, Булат һәм Алия капка төбендә сөйләшеп утыралар.Саниянең шул чаклы ачуы килде, түзә алмады:”Ах,Зөһрә! Чәчеңне нык кыска итеп кискәннәр, хәзер нишләрсең инде”.Зөһрә сүзсез калды, курка-курка гына җавап бирде:”Юк ич, мин чәчемне кис…”,-диде дә туктап калды. Азат та кушылды:”Аның чәчен кисмәгәннәр…” Зөһрә ачулы йөзе белән бик кырыс кына карап алды, бер сүз дәшмәде. Булат бернәрсә дә булмаган сыман, көләч йөз белән су керергә чакырмакчы булып сүз башлаган иде, Азат та аптырап тормады:”Без, Булат су керергә дип төшмәдек, ә сезгә туган көнгә төштек.Бүләгебез дә бар, өч чиләк җир җиләге. Нигә карап торасыз, әллә туган көн булмады яки сез айны аера белми башладыгызмы?” Булат белән Алия бер-берсенең күзләренә карап :”Әйе шул, без айларны бутаганбыз икән”,-диде Алия сәер генә көлеп куеп. Шул чакта Сания әйтте:” Юк, сез айларны бутамагансыз, ә дуслыкны бутагансыз”,-диде. Без башка сөйләшмәдек.Менә бит без дуслар дип йөргән булабыз. Мин Сания белән Азатны үзебезгә чәй эчәргә чакырдым.Өйгә керү белән дә әни минем аякны шундук күреп алды һәм без аңа барысын да яңа баштан сөйләдек.Әнием гаҗәпләнеп: “Ник телефоннан хәбәр итмәдегез?”- дип сорады.Азат авызын ерып: “Әллә, без аны уйламадык та”,- дип җавап бирде.
Шул хәлдән соң, Азат һәм Сания белән дуслашып киттем. Алар икесе дә яхшы күңелле кешеләр.Җәйге ялларымның калган көннәрен күбрәк алар белән уздырдым.Поп аланында булган хәл минем күңелемдә гомерлеккә кала торган көн булды.Мин инде хәзер аңлыйм, дуслык авыр чакта сыналганын. Ярый әле Поп аланына барганбыз, мин һаман да алданып йөрер идем.