Бүген мин мәктәптән соңрак кайтачакмын, чөнки әни эшендә тоткарлангач, соңрак килеп алып китә. Дәресләр беткәч, бер кулыма телефон, берсенә өчпочмак тотып, тынычрак почмакны эзләдем. Менә урын да табылды. Китапханә ягында беркем дә йөрми, шунда уңайлы булыр. Утыргычка рюкзагымны ыргыттым да, тәмләп ашый-ашый, телефонда уйный башладым. Ләкин тынычлап уйнап булмады. Китапханә ягыннан ниндидер сәер тавышлар килде. Әй, мәче кергәндер, дип уйладым мин. Тукта әле, мәктәптә мәче каян барлыкка килә инде? Урамда нәрсәдер эшләп йөриләр ахры дип тынычланып, янә телефонга чумдым. Уйный да башларга өлгермәдем, тагын шул тавыш килде. Мин ашамлыгымны кабып бетердем дә, тавыш килгән якка таба атладым. Ул китапханә ягыннан килә иде. Мин әкрен генә шунда кердем. Яхшырак тыңлап карагач, кемдер елаганын аңладым. Башлангыч сыйныф баласы икеле алганга елап утырадыр дип уйлап куйдым да, кире китәм дигәндә, сәер “тукта!” тавыш килде. Елаган тавыш ягына атладым, ул китапханәнең иң арттагы киштәсеннән килә иде. Анда килгәч, беркемне дә күрмәдем.
-Әй, кая качтың, — дип тагын әйләнеп чыктым киштә янын. Башымны өскә күтәргәч яшел тышлы калын гына бер елаган китапны күрдем. Мин тораташтай катып калдым. Төшемме бу, өнемме? Шунда ук дәү әнием әйткән сүзләр исемә килеп төштеләр:
“Әй, улым, бу тилифуныгызга көне-төне текәлеп утырып, акылыгыз ычкына күрмәсә иде, әстәгъфирулла!”
Мин, әллә саташтым микән, дип башымны тотып карадым — урынында бугай, беләгемне чеметтем — авыртуы тоела кебек. Ә теге китапка кагылырга куркам! Шулай да шыпырт кына сорап карадым:
-Нәрсә булды? Ник елыйсың?
Китап елаудан туктамый. Тавышы гына көчәя башлады. Тирә-якта беркем дә булмагач, мин нык каушый башладым. Тагын сорадым:
-Кем рәнҗетте? Ник болай елыйсың?
Китап шунда ук туктады.
— Ә син яхшылабрак уйлап кара әле, — диде ул үпкәле тавыш белән.
— Мин каян белим инде! — дидем мин гаҗәпләнеп.
— Белмисең шул. Әдәбияттан укытучың Ә.Еникине укырга, Г.Бәширов әсәрләрен алып килергә кушкач, син нишләдең?
Мин аптырап киттем. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем.
— Ә синең кебекләр мәктәп тулы, — дип ачулы тавыш белән сөйләп китте Китап.
— Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрен укыдым бит мин. Китапны тынычланыр дип уйлаган идем, ә ул уйламады да. Яңадан ачулануын дәвам итте:
— Беләм мин синең укуыңны. Яртысын телефоннан укыдың, калганының эчтәлеген генә карап чыктың. Әдәби әсәрне алай укып, аның бөтен тәмен бетерәсез инде! Әсәрнең бөтен яме, мәгънәсе менә монда, — дип, башка китапларга күрсәтте. Ә телефон төссез, нурсыз ул, — диде.
Китапка берничек тә ярдәм итә алмагач:
— Әйдә мин сине үземә кунакка алып кайтам, — дидем мин батыраеп.
— Кунакка? Син минем дустым буласың киләме? — дип сөенде Китап.
— Әйе, — дидем мин, аның елаудан туктавына сөенеп. Киштәдән сак кына алдым да китапханәдән чыктым. Коридорда утыргычта телефоным сайрый иде. Әни килеп җиткән икән. Китапны рюкзакка салдым да чишенү бүлмәсенә чаптым.
Кайткач, ашагач, бүлмәмә кереп киттем. Сумканы ачтым. Китап еламый иде.
— Әйдә, чык. Менә минем булмәм белән таныш, — дидем. Китап як-ягына каранды, нидер эзләнде.
— Кемне эзлисең? — дидем мин.
— Мин иптәшләремне эзлим. Синдә бер Китап та юк мени?! — диде ул, үпкәләп.
Миңа оят булып китте. Чыннан да, мәктәп дәреслекләреннән башка минем шкафта бер китап та юк иде.
— Ни бит, мин компьютердан укыйм, — дип алдаладым.
— Бүген мин синең кунагың, шуңа күрә минем сүзне тыңла, — диде Китап.
— Ярар! — дидем мин.
— Шәп! Утыр яныма, ач әле мине, — дип боерды ул.
Мин Китапка буйсындым, укый башладым. Бу — Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре иде. Китапханәдә чакта укыдым дип әйткәнем өчен миңа оят булды. Теге чакта дәрескә мин бит интернеттан аның эчтәлеген генә укып чыккан идем.
Икенче көнне әдәбият дәресендә әсәрне сөйләп бирдем, ә өстәлдәге дустым миңа һәрьяктан ярдәм итеп торды. Укытучы сорау бирүгә, кирәкле битен ача да куя, җавап үзеннән үзе бирелә.
— Бик яхшы, Рәмзил! — дип укытучы мактап та куйды. Тәнәфестә сыйныфташларым уратып алдылар:
— Рәмзил, син татарча Алисә ярдәмчесен кайдан таптың? Безгә дә әйт әле.
— Сезгә татар Алисәсе кирәкме? Киттек минем белән, — дидем мин китапханәгә борылып.
— Менә җаныгыз ни тели, шуны алыгыз, -дип, киштәдәге китапларга күрсәттем.
Сыйныфташлар китап сайлаганда, мин рюкзактагы дустыма:
-Еламыйсыңмы инде, киштәңә утырасыңмы?-дидем елмаеп.
Китап канәгатьләнү һәм горурлык белән:
-Син шулай ешрак кунакка алып кайтсаң, мин беркайчанда еламаячакмын. Мин бит күңелсезлектән, ялгызлыктан күз яше түктем.
-Ә бүген мин синең күршеңне алып кайтам, -дип, мин Г.Бәширов китабына үрелдем.