Урманнарга барсам…
Урманнарга барсам, җанга шифа алам,
Сөйләшәм мин агачлар белән.
Яшел дуслар һәрчак кабул итә,
Кочак җәеп, якты йөз белән.
Урманнарга барсам, туганнарым төсле,
Серләшләр кошлар – дусларым.
Башкайларын иеп, сәлам биреп,
Юл буенда үсә кычытканым.
Урманнарга барсам, гүзәл җирнең,
Матурлыгын күреп сокланам.
Синнән килгән илаһи көч белән
Матур тормыш эчендә янам.
Шагыйрьгә.
Язлар белән Тукай килә безгә,
Язлар һәрчак шуңа ямьләнә.
Бөек Тукай, сиңа дан һәм шөһрәт,
Халкың бүләк итә, күрсәнә.
Язлар безгә Тукай рухын китерә
Шуңа моңсу күңел шатлана.
Бөек Тукай, халкым тарафыннан
Башкарылган эшең данлана.
Язлар белән Тукай килә безгә,
Барча җиһан шуңа җанлана.
Гүзәллеккә күмелеп мәңге шулай
Яшә, Тукай, безнең арада!
Могҗиза иле – урман.
Атлыйм мин җиһан буйлап
Матур киләчәк уйлап.
Гүзәл табигать дөньясын
Яратам мин чын-чынлап!
Сокландыра, шаккатыра
Могҗиза иле – урман.
Гаҗәп матур гүзәллекне
Ничек үзенә җыйган?!
Ахирәтләр кебек “пыш-пыш»
Серләшәләр яфраклар.
Искиткеч сихри хозурлык
Бүләк итә ич алар!
Урманымны ямьләндереп
Сикереп йөри тиенем.
Якын дустым һәрчак мине
Каршы ала сөенеп.
Ямьле алан уртасында
Куян дустым йөгерә.
Мәгърүр агачлар артыннан
Поши да сәлам бирә.
Кырмыска килгән яныма
Тырыш эшен күрсәтә.
Йөген ала,йөген сала
Белмим ничек өлгерә?!
Әнә куак арасында
Тасмадай елан ята.
«Тимим сиңа,кайгырма»,-дип
Мине дә ул юата.
Җырчы дустым сандугач
Дәртле бер җырын сузды.
Хәйран күңелле тамаша
Күз алдымда ачылды.
Ямьле урман куенында
Үсеп утыра кычыткан.
Башын кагып сәлам бирә
Әллә каян,ерактан.
Ак каеннар — сылу кызлар
Кинәт тынып калалар.
Мине күргәч,оялып,
Яшел шәлгә качалар.