Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Татар телем

Күпмилләтле илдә яшим

Туган телем – татар теле.

Аралашам шушы телдә

Туган җирем – татар иле.

Хисләремне, җырларымны

Белдерәм мин туган телдә.

Горурланып әйтә алам

Татар булып яшим җирдә.

Һәрбер милләт кешеләре

Хөрмәт итә бит үз телен.

Минем өчен иң кадерле

Туган телем – татар телем.

Үз телемдә әни диям,

Әти диям үз телемдә.

Туган телгә мәхәббәтне

Саклап йөртәм күңелемдә.

Татар телен кыссалар да,

Кирәк түгел дигән булып.

Каршылыкларга бирешмәс,

Мәңге барыр ул юл ярып.

Ханмурзина Нафиса Сайдашевна
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 16.11.2005
Место учебы: МБОУ \"Больше-Фроловская ООШ Буинского муниципального района РТ\"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Буинский муниципальный район
Город: Буинск