Минем туган телем – татар теле. Мин татар булуым һәм Татарстан Республикасында яшәвем белән горурланам. Республикабыз безгә яшәргә һәм үсәргә бик яхшы шартлар тудыра.
Әнием бервакыт миңа түбәндәгеләрне сөйләде: ”Элек район үзәкләренә, Казанга баргач татарча сөйләшергә кыенсына идек. Безгә татарлар дип кырын карый иделәр . Татар телен, татарларны бер баскыч түбән итеп карадылар. Татар мәктәпләрен бетереп, авылларда да русча укытырга тырышып карадылар. Әкренләп бу сәясәтнең яхшы түгеллеге ачыкланды. 1990 елда Татарстан суверенлык алгач хәлләр яхшы якка үзгәрде. Татарларга татарча уку, татарча сөйләшү, теле-радио тапшырулар карау мөмкинлеге туды”,- дип үз фикерен җиткерде әнием.
Мин татар баласы буларак әнием сөйләгән кыенлыкларны тоймыйм. Менә нинди яхшы, якты һәм матур мәктәптә укыйм. Монда белем алу, дуслар белән саф татарча аралашу, үземне һәр яктан үстерү өчен бөтен шартлар бар. Татар балаларына мондый шартлар тудырылган өчен президентыбыз Рөстәм Миннихановка зур рәхмәт. Алга таба да татар телебезгә ихтирам кимемәсен. Телнең язмышы безнең кулда. Телебезне онытмасак иде.
Мине Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең дә язмышы уйланырга мәҗбүр итә. Аларны бергә берләштерү өчен, татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы бәйрәмнәр, “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләрен ешрак уздырырга кирәк дип уйлыйм. Шушы бәйгеләрдә бөтен дөньяга таралган һәм үзенең чын татар кызы, татар егете икәнен дәлилләп күрсәтәсе килгән яшьләрне Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә бергә җыеп, үзләрен һәряклап күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк.Татарларның милли киемнәре, милли ашлары аларда горурлану хисләре тудырсын иде.
Күңелне борчыган бер нәрсәне әйтеп үтмичә булмый. Җәй көне авылга шәһәрдән бик күп балалар кунакка кайта. Әти-әниләре чын татарлар булсалар да, балалары бер сүз татарча белми. Әби-бабайлары да вата-җимерә русча сөйләшергә мәҗбүр. Читтән карап торучыга мәзәк, әлбәттә. Ләкин монда уйланырлык проблема бар. Телебезнең тамырына балта чабалар түгелме? Бар дөньяга кычкырасы килә. Телебезне саклагыз! Тел язмышы – милләт язмышы ул.