Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Татар кызы»

Озын куе чәчләремне

Матурлап очтан үрәм

Татарча уйлыйм,сөйләшәм

Үз милләтемне сөям.

Итәгатьле,мәрхәмәтле

Тырыш татар кызлары.

Күз явын алырдай чибәр,

Мөләем буй сыннары.

Әби-бабалардан калган

Телебезне саклыймын.

«Мин татарча сөйләшәм»-дип

Һәрчак алга атлыймын.

Горурланып яшимен мин

Татар булуым белән.

Елмаеп,һәрбер кешегә

«Мин татар кызы «-диям.

Озын толымнарымны мин

Ике якка үрәмен

Туган телем-җанга якын.

Шунысын яхшы беләмен.

 

Сагдиева Язиля Ильшатовна
Страна: Россия
Город: Казань