Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Татар баласы»

Ихтирам үзе татар баласы булуына карамастан, дуслары белән рус телендә сөйләшеп үсте, хәтта берәр мәсьәлә хакында уйлаганда да русча фикерләргә күнеккән иде. Татарча ул фәкать өендә, әти-әнисе, абыйсы һәм, авылга кайткан чакларда туганнары белән генә аралашты.

Ихтирамның әти-әнисе укымышлы, зыялы кешеләр булганга күрә, улларының да гыйлемле булуын теләделәр: өйдәге бай китапханәдән, сыгылып торган шүрлекләрдән әтисе аңар татар классикларның әсәрләрен карап алырга, укып чыгырга тәкъдим итте. Шулай бер көнне Ихтирамның кулына Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повесте эләкте. Ун-егерме бит укыгач, егеткәй бу китапны каплап куйды да бүтән аңа орынмады. Әтисе артык кырыс кеше булмаганга күрә, Ихтирамны ирексезләп укытмаска булды. Әнисе исә киресенчә, балаларын кырыс һәм ярыйсы ук таләпчән кысаларда тәрбияләргә күнеккәнгә күрә, Ихтирамны мәҗбүрләп укытты, шунлыктан Ихтирам бер хәйлә уйлап тапты: ике китап алып, татарчасын тышка калдырып, русчасын эчкә куеп укыды… Имештер ул татарча китап укый!

“Татар телендә язылган кызыклы китаплар — юк!” — дип үсте безнең егет.

***

Еллар арты еллар йөгереште. Ихтирам унынчы сыйныфны укырга башка мәктәпкә күчте. Ул мәктәп татар зыялыларының балаларын барлый һәм тәрбияли торган уку йорты санала иде. Ошбу затлы мәктәпкә кергәнче Ихтирам рус һәм чит илләр әдәбиятын яхшы үзләштерде. Татар әдәбиятын исә, укымаганлыктан начаррак белә иде. Элеккеге мәктәптә әдәбият дәресендә аннан-моннан укып истә калган бер-ике хикәя генә бар…

Яңа мәктәптә уку ансат бирелмәде. Инглиз теле, татар теле фәннәрендә, бүтән укучылар белән чагыштырганда, Ихтирамга күбрәк хезмәт куярга туры килде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ихтирамның күңеленә аеруча якын булды. Разил Госманович татар әдәбияты, тарихы турында сөйләгәндә, Ихтирам дикъккать белән тыңлый. Гүя ниндидер бер хыял һәм илаһият дөньясына чума да, батискаф эчендә дәрья айкаган галим сыман, үткән дәверләрне барлап, тамаша кылып йөри. Язучыларның тәрҗемәи хәлләрен тыңлаганда, Ихтирамның күңелендә өстәмә рәвештә белергә, бу авторлар хакында әдәбият белгечләре язган тагын да әтрафлырак мәгълүматны чокчынырга дигән ихтыяҗ туып, калебендә ныгый барды.

Көннәрдән бер көнне Ихтирам өйгә кайтып, әтисеннән татар әдәбияты турында китаплар сорады. Әтисе аңа “Татар әдәбияты тарихы” дип аталган дүрт том китап бирде.

“Тагын ике томын табарга кирәк”, — дип уйлап куйды Ихтирам. Шул көннән безнең дустыбыз зур эзләнүләр башлап җибәрде — әдәбият дигән биниһая олы диңгезгә башы-аягы белән чумды.

Бигрәк тә Ихтирамга ХХ гасыр башы әдәбияты ошый иде. Әдәбият диңгезе буенча гизү шул чорга багышланган томнан башланды. Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Галиәсгар Камал биографияләре һәм әсәрләре Ихтирамга яңа яктан ачылдылар, ул әсәрләр аңар мавыктыргыч тоелыды, шәкерт аларны укырга, үзләштерергә кереште. Ләкин Ихтирамның бер язучыга карата мөнәсәбәте калган язучыларга караганда үзгә һәм бөтенләй хасиятле иде. Фатих Әмирхан шәхесе Ихтирамга ни сәбәптер, үтә дә якын тоелды. Мөхтәрәм әдипне ул хәтта үзенә үрнәк вә өлге итеп куйды.

Кыска гына вакыт эчендә Ихтирам аның бөтен әсәрләрен укып чыкты. Бу эш ансат бирелмәде, кайбер әсәрләрне аңар озак эзләргә туры килде. Өйдәге китапханәдә Фатих Әмирханның бер китабы да юк икәнлеге ачыкланды. Ихтирам авылга кайтып эзләргә тотынды. Әбелхарис мәгарәсен хәтерләткән авыл китапханәсендә 1958 елгы басманы тапкач, Ихтирам үзен бер уч энҗе-мәрҗәнгә юлыккан кеше сыман хис итте.

Ихтирам шул көннән алып, әкрен генә татар язучыларын өйрәнә башлады. Фатих Әмирхан, Гадел Кутуй, Һади Такташ аның иң яраткан авторларына әверелде.

Тора-бара Ихтирам дусларын да татар язучылары иҗатын өйрәнергә, укырга өнди башлады. Татар телен белгән дуслары белән ана телендә — авыз тутырып үзебезчә сөйләшергә күнекте. Татар халкының тарихы турындагы китапларны да яратып укырга кереште. Милләтнең үткәне, ата-баба кичмеше, халык тарихы — бар да кызык, барысы да ымсындыргыч бит! Әле яңа гына дөньяга күзе ачылган унҗиде яшьлек егет өчен бигрәк тә. Татар теле, әдәбияты, тарихы буенча олимпиадаларда катнашып, җиңә дә башлады… Тырышкан табар, ташка кадак кагар диләрме? Һөнәрле кеше комда көймә йөздерер диләрме? Ничек дисәләр дә бер нәрсә бәхәссез: укытучы абыйсы үсмер күңеленә ачкыч таба белгән, аның тәрбия вә гыйлем орлыгы уңдырышлы туфракка төшкән. Шытымы да хәерле булыр дип өметләник!

“Татар телендә язылган кызыклы китаплар — юк!” — дип үскән Ихтирам хәзер инде ахмак фикереннән бөтенләй баш тартты. Хәзер үзе дә хикәяләр, шигырьләр яза башлаган дип ишеттем…

08.2022

Киямов Ихтияр Ильдарович
Возраст: 19 лет
Дата рождения: 14.01.2005
Место учебы: ГАОУ "Адымнар-Казань"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Казань
Город: Казань