Ташлыярым- туган авылым
Бигрәк матур инде син!
Бераз гына читкә китсәм,
Төшләремә керәсең.
Чишмә суың бигрәк тәмле-
Кемнәр генә эчмидер!
Безнең Мөслим халкы өчен
Суларың һич бетмидер.
Әй ямьле соң су буйларың
Каз- бәбкәләр үскәндә.
Чәчәкләрең бигрәк матур
Кояш нуры төшкәндә!
Ике яктан елга ага-
Мәллә белән Кәүҗияк.
Кунакка килегез безгә-
Балык тотарга, тизрәк!
Сулары да мул Мәлләнең
Колач салып йөзәргә.
Чагыл тауда җиләк пешкән
Кирәк тизрәк менәргә!
Мәчетебез- авыл күрке
Нур чәчә тирә-якка!
Жомга саен намаз укып
Дога керә һәр йортка.
Урамнарың гөрләп тора
Балалар тавышыннан
Малай-шалай футбол тибә
Чыгып авыл башына.
Авылымны данлый торган
Тырыш, уңган халкым бар.
Горурлыгым булып минем
Мәңге яшә, Ташлыяр!
Онытмамын сине, авылым,
Кая гына барсам да.
Ташлыярдан икәнлегем
Булыр һәрчак исемдә!