Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ташлыярым- туган авылым

Күргәнегез бармы сезнең?

Бик матур безнең авыл.

Куе урман һәм елга

Буена урнашкан ул.

Авылымның уртасында

Калкып чыкты зур мәчет.

Манарасының очында

Тора изге ай балкып.

Чишмәбезнең сулары

Бик шифалы, дәвалы.

Шул чишмәнең суы аша

Үсә авылым даны.

Авылымның тавы да бар,

Исеме аның Чагыл.

Җиләкле дә, биек тә ул,

Менеп җитүе авыр.

Менеп җитсәң түбәсенә

Ачыла серле дөнья.

Онытылып- хозурланып,

Карап торам мин аңа.

Әнә авыл, төз урамы,

Һәр ягы болын,басу.

Чишмәләр белән ярышып,

Мәллә ага — ярсу су.

Елгабызның ике ягын

Бизәп тора ташлы яр.

Бик матур син, бик ямьле син,

Туган авылым – Ташлыяр!

Шайдуллина Эльвина Ниязовна
Страна: Россия
Город: Муслюмово