Идел буе Болгар дәүләтенең
Башкаласы ул — Биләр.
Аны «Тарихи башкала!
Бик матур урын!» -диләр.
Үз заманында аталган
Ул «Бөек шәһәр» диеп.
Аны күрергә тырыша
Һәркем дә үзе килеп.
Нигез салынган Биләргә
Унынчы гасырларда.
Шул чордан Биләр турында
Күпме тарих саклана…
Үсеш алган корал ясау,
Зәркән эшләре ул чак.
Пыяла үрнәкләре дә
Тарихта язылачак.
Биләрнең эчке өлешен
Мәчетләр бизәп торган.
Кирпеч мунчалар төзелгән,
Кәрван-сарайлар булган.
Бүгенге көндә Биләр ул
Тарихи мөһим урын.
Музей-тыюлыгы булгач,
Белә киләчәк буын.
Шәймиевнең зирәк акылы
Яңарыш китерде монда.
Рәхмәт әйтеп баш иябез
Татар диеп җан атканга…
Күпләр инде белеп килә
Бөек Хуҗалар тавын.
«Изге чишмә» бизәп тора
Шул тауның тирә- ягын.
Матур Биләр шәһәрлеге ул-
Галимнәргә хәзинә.
Һәр галимнең яңалыклар
Әле дә ачасы килә…
Бүгенге көндә «Сәләт»кә
Рухи күпер ул -Биләр.
«Сәләт» турында ишетеп,
Белми икән соң кемнәр?!
Бу ноктада яңа буын
Тарих белән очраша.
Борынгы гореф- гадәтләр
Монда заманчалаша.
Яшьләрнең фикер алышу,
Танышу җире — Биләр.
Аны «Тарихи башкала!
Бик матур урын!» -диләр.