Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Таныш булыйк

Исәнмесез, таныш булыйк

Исемем Лиана минем.

Сезгә бүген чын күңелдән

Хәерле көннәр телим.

Сөйләп китим әле башта

Балачагым турында.

Рәхәтләнеп уйнап үстем

Мин болыннар куенында.

Һәр көн иртән мәктәбемә

Әнием озатып кала

Белем ишекләрен ачып

Укытучым каршы ала.

Яхшы билгеләргә генә

Тырышам мин укырга

Өлгерергә һәрбер эшкә

Гел алдынгы булырга.

Дус кызларым белән бергә

Биергә яратабыз

Бәйгеләрдә чыгыш ясап

Алдынгы урын алабыз.

Искандырова Лиана Павловна
Возраст: 16 лет
Дата рождения: 01.09.2007
Место учебы: Шеморданский лицей
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Сабинский муниципальный район
Город: Шемордан