Көннәрдән бер көнне бер бик матур чәчәк таҗында уянып киткән ди Тамчы малае. Уянган да, тирә – юненә күз салган. Ә анда… . Матурлыкның иге – чиге юк икән. Чут – чут кошлар сайрыйлар, һавада купшы – чуар күбәләкләр бөтереләләр, бар дөньяны хуш искә күмеп аллы – гөлле чәчәкләр үсәләр.
Тамчы малае бу матурлыкка сокланып бераз карап торган да, үләнгә сикереп төшкән. Сикереп төшүе булган, тып итеп шул чәчәк тирәсеннән үтеп барган бер кырмысканың башына эләккән.
— Ай, кем син, ник сугышасың? – дип аптыраган Кырмыска.
— Гафу итегез! Мин – Тамчы. Мин сугышмыйм, бары җиргә сикерүем иде. Тирә – юнемдә тагын ниләр барын аска төшеп карыйсым килде, — дигән Тамчы.
— Иии, акылсыз! Тирә – юньне аска төшеп күзәтәләрмени?! Аны биеккәрәк менеп карарга кирәк. Бары шунда гына син күп нәрсәне күрерсең. Телисеңме, мин сине үзем белән агач башына алып менәм?
— Бик тә телим! – дип шатланган Тамчы, — рәхмәт сиңа, Кырмыска дус!
Кырмыска Тамчыны иңенә утыртып якында гына үсеп утырган агач башына алып менеп киткән. Менеп җиткәч, үз юлын дәвам иткән. Ә Тамчы инде ялгызы калып тирә – ягын күзәтә башлаган. Чынлап та, өстән тагы да яхшырак күренә, дөнья тагын да иркенрәк ачыла икән. Тамчы малае инде челтерәп аккан елганы да, ерактагы тауны да күргән.
— Ә тагын да биеккәрәк менсәң, анда ниләр күренә икән соң? – дип уйга калган ул.
Шулчак, уйларын укыгандай, якты Кояш аңа нурларын сузган. Тамчы малае, шул нурларга тотынып, күренмәс пар булып, күккә күтәрелгән. Күктә дә бик кызыклы үткәргән ул көннәрен: үзенә бик күп иптәшләр тапкан, җилләр белән куышкан, катлам болытларга чумып, каурый болытларда тирбәлеп уйнаган. Ә беркөнне ул утырган болыт, көтмәгәндә, икенче болыт белән маңгайга – маңгай бәрелешкән дә Тамчы малае үзенең бик күп иптәшләре белән кабаттан җиргә егылып төшкән. Шул кадәр каты төшкән ки, хәтта җирне тишеп эчкә үк үтеп кергән.
Җир астында аңа бер дә ошамаган. “Инде бу караңгылыкта нишләрмен?” – дип боегып торганда, кинәт, ниндидер көч аны алга этәргән. Җир асты чишмәсе аны үзенә урап алып йөгертеп алып та киткән. Озак та үтми, яктылык күренгән. Гайрәтле чишмә яр астыннан яктылыкка бәреп тә чыккан, Тамчы малае шаулап аккан киң елгада йөзеп тә киткән.
Шул көннәрдән башлап, Тамчы малае һич туктамый сәяхәт итә икән. Теләсә, яңгыр булып җиргә ява, басу – кырларны дымга туендыра, йөгерек елгаларның суын мул итә, теләсә, пар булып күккә күтәрелә дә болытларга утырып дөнья буйлап сәяхәт итә икән. Бик күңелле ди аның тормышы. Хәтта ерак Африкага да барып кайткан.