Принято заявок
1155

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Табылдык

Кыш иде. Авыл ап-ак карга төренгән. Тып-тын, әледән-әле этләр төренгән. Тып-тын, әледән-әле этләр тавышы гына яңгырап тора.
Гәүһәрия апа урамга чыкты. Аның колагына бала елаган тавыш ишетелде. Ул тавыш зур чүплек савыты ягыннан килә иде. Гәүһәрия апа сагаеп калды һәм шул тавыш килгән якка бара башлады. Ни күзе белән күрсен: анда ике яшьлек кыз утыра, үзе елый, үзе калтырый. Аны бер адашкан эт кенә жылытып тора. Этләр дә кешеләрдән мәрхәмәтлерәк тоелды бу мизгелдә Гәүһәрия апага. Шул эт җылытып тормаган булса, ул кыз белән нәрсә булыр иде икән дип уйлап куйдым.
Гәүһәрия апа: «Кемнең нарасые югалды, бу бала кемнеке?» — дип кат-кат кычкырды, ләкин Гәүһәрия апаның тавышына беркем дә җавап бирмәде. Ул тиз генә баланы кулына алды. Аның киемнәре ертык — мортык иде, Гәүһәрия апа баланы күкрәгенә кысты. Аның тавышын беркем дә ишетмәде, аны-моны уйлап тормады, баланы үзләренә алып кереп китте. Ә иртән барын да хәл итәрбез дип уйлады.
Өйдә Гәүһәрия апаның ире Рәмис абый гына иде. Өй ишеге ачылганын ишеткәч, Рәмис абый :
— Нәрсә барып та кайттыңмыни? -дип сорамакчы гына булган иде, шунда ук баланы күрде һәм аптырап калды. Соңыннан Гәүһәрия апа бала турында, каян тапканлыгын, ниләр булганын сөйләп бирде. Гомере буе шәфкать туташы булып эшләүче Гәүһәрия апа балага беренче ярдәм күрсәтте.
Рәмис абый куркып калды:
-Я безне нишләтерләр, баланы урладылар дип әйтмәсләрме? Бүген үк баланың ата — анасын эзләп табарга кирәк, — диде.
Гәүһәрия апа:
— Ярар, без баланы хәзер җылытыйк, ашатып юындырыйк, йоклатыйк; иртәгә иртән карарбыз. Алайса, бу бала күпме ач-ялангач көенә, суыкта яткандыр. Ул төнне Гәүһәрия апаның да, Рәмис абыйның да күзенә йокы кермәде.
Икенче көнне иртә белән Гәүһәрия апа кыз белән калды. Рәмис абый полициягә хәбәр бирергә китте. Рәмис абыйның анда бертуган абыйсы эшли иде:
— Сәлам, ни хәлләр? Нишләп йөрисең?- дип сораштыра башлады абыйсы, керә-керешкә.
— Менә Гәүһәрия ике яшьлек бала тапкан кичә, бала туңып беткән, шуңа, әти-әнисен эзләү өчен хәбәр салырга дип, бирегә килдем. Ул баланың ата-анасын табарга кирәк бит инде.
— Әйе, әйе, кирәк, бик дөрес эшләгәнсең. Ярар, без ата- анасын тапканчы, ул бала сездә торып торсын, — диде.
Бер — ике көн үткәч, Рәмис абыйның телефоны шалтырады. Ул аның абыйсы иде.
— Я туганым, хәлләр ничек? Ничек көн күрәсең?- дип башлады сүзен.
— Хәлләр яхшы, ничек ата- анасын табып булдымы? Берәр хәбәр булдымы? –дип сорады, түземсезләнеп.
— Булды, ләкин аларның торган җире бездән бик ерак. Бер 200-250 километр чамасы бардыр.
— Бу, мин ялгышмасам, Уфа тирәседер?
— Әйе, туганым, син ялгышмыйсың, нәкъ шул җирдәрәк. Бар нечкәлеге белән аңлатып бирде.
— Ярый, мин синең белән саубуллашмыйм, без иртәгә иртән Гәүһәрия белән юлга чыгабыз, — диде.
— Ярар, яңалыклар булса, миңа хәбәр ит яме?
— Ярар.
Иртән иртүк без Гәүһәрия белән юлга чыктык. Юлда 2-3 сәгать бардык. Менә тиешле урынга килеп җиттек. Бу йорт бик биек иде. Ишек кырыендагы кыңгырау төймәсенә бастык. Ишекне яшь кенә 40-45 яшьләр тирәсендәге хатын — кыз ачты:
— Сез, балагызны югалтмадыгызмы?
— Әйе, сез аны таптыгызмы? Кайда минем оныгым? Кызым кайда ул?- дип яшь аралаш безгә бер-бер артлы сораулар белән ташланды.
— Туктагыз, тукта, тынычланыгыз, сезнең кызыгыз безнең машинада утыра, ул хәтле курыкмагыз.
— Ярар, әйдәгез түрдән узыгыз.
Шунан соң, ниләр булганын Рәмис абыйга, бәйнә-бәйнә, сөйләп бирде.
Алинә исемле кызларына 18 яшь тула. Алинә көллияткә татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерергә укырга керә. Ул бу уку йортында яңа дуслар таба һәм бик тиз ияләшә. Кайсы укытучыдан сорама, аның турында бары яхшы хәбәр генә җиткерәләр. Ул анда үзенең мәхәббәтен дә таба. Анын исеме Миргаян була. Күпмедер вакыт үткәч, алар өйләнешергә дип уйлыйлар. Менә әти-әни белән танышу көне килеп житә. Миргаян белән Алинә әти-әни йортына кайталар. Аларны Миргаянның әнисе каршы алды.
— Әйдә, кызым, түрдән уз, — ди.
— Рәхмәт, — ди кыз, елмаеп кына.
Алар өстәл артына утырыштылар, бе

ргәләп сөйләштеләр, чәй эчтеләр.
Алинә белән Миргаянның туй көне килеп җитте.
Әнисе:
— И улым, кызым, бәхеттә, исәнлек-саулыкта,
тату гына яшәгез дип, хәер-фатихасын бирә.
— Рәхмәт, әнкәй, — диләр әниләренең изге теләкләренә.
Озакламый Миргаян белән Алинәнең балалары туа. Миргаян бәхетеннән күкнең жиденче катында була.
Миргаян Алинә өчен нинди генә бүләк эзләми һәм хәтта шигырь юллары да бүләк итә. …
Ләкин бәхетле көннәр озакка бармый, коточкыч фаҗига була. Миргаян кичен эштән кайтканда авариягә очрый һәм, озак газаплардан соң, хастаханәдә вафат була. Ә Миргаяннан башка яши алмаучы Алинә акылдан шаша. Үзен-үзе белештерми, ни кыланганын белми.
Көннәрнең берендә, нарасыен алып, автобуска утырып таныш түгел шәһәргә юл тота. Ә кайтканда инде кулында баласы булмый. Эзлиләр, таба алмыйлар, Алинәне дәвалар өчен хастаханәгә салалар.
Оныкларын алып килгән өчен Гәүһәрия апа белән Рәмис абыйга рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар.Оныклары – нәсел дәвамчысы, улларының ачы кайгысын оныттыручы юанычлары бит. Ә Рәмис абыйлар баланың гаиләсен табуларына тынычланып, ләкин, баланың ачы язмышына борчылып, кайтыр юлга кузгалалар.

Аглямова Лилия Айратовна
Страна: Россия
Город: Казань