XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Табигый моңнар»

Табигать авазларын мөмкинме
Җиде генә нота белән бирергә?
Алырмы икән аның гүзәллеге
Сонатага сыеп бетәргә ?

Нинди тоннар күрсәтә ала
Әкрен генә кояш батканын?
Октава гына алмый сыйдыра
Ничек иртән таңнар атканын.

Кошларның язгы җырларын,
Чишмәләрнең шаулап агуын
Салып булсын өчен көйләргә
Кирәктер табигатьне сөяргә.

Болыннарда җилләр исүе,
Күбәләкләр гөлгә чүгүе
Бирә илһам эзләнүчегә,
Дәртләндерә иҗат итәргә.

Тик тирә-юньнең гүзәллеге
Сыеп бетә алмый көйләргә,
Нинди бөек симфония дә
Алмый табигатькә тиңләшә.

Гафурова Миляуша Равилевна
Страна: Россия