Табигать авазларын мөмкинме
Җиде нота белән бирергә?
Аламы икән аның гүзәллеге
Сонатага сыеп бетәргә ?
Нинди моңнар бирә ала икән
Әкрен генә кояш батканын?
Ә октава сыйдыра аламы соң
Матур итеп таңнар атканын?
Шаян җилләр кубызында үзенең
Бик борынгы көйләр уйныймы?
Күбәләкләр, канат җилпи-җилпи,
Шул көйләргә биеп туймыймы?
Күпме кошлар үз көйләрен суза?
Ничә төрле ”уен коралы”!
Ә табигать- идарәче, гүя,
Тын да алмый тыңлый шуларны.
Чишмәләрнең моңлы агуларын
Салыр өчен матур көйләргә,
Саф суларын авызыңа алып,
Учка алып кирәк сөяргә.
Тирә-юньнең гүзәллеге барыбер
Сыеп бетә алмый көйләргә.
Язылмаган бөек симфония
Табигатьнең моңын сөйләргә!