Өч ел элек без Түбән Кама шәһәрендә яшәдек. Шәһәрдә һәрвакыт бик шау-шу һәм машиналар күп иде. Барысы да каядыр ашыга, шуның аркасында бөкеләр барлыкка килә. Миңа андый тормыш бөтенләй ошамады. Минем бу тынычсыз җирдән ераккарак, тыныч урынга китәсем килде.
Мәктәптән соң, өйгә кайткач, әнием безгә кунаклар киләчәген әйтте һәм кунаклар килгәнче, өйне җыештырырга кушты. Шкафтагы өске киштәдән тузанны сөрткәндә, мин бер китап күрдем. Минем бу китапны беркайчан да күргәнем юк иде, чөнки бу шкафта мин укып чыккмаган бер генә китап та калмаган иде. Чынлыкта исә, бу китап кечкенә һәм бик калын да түгел иде. Тышлыгы иске иде. Китапны кулга да алмыйча, аның битләрнең бик иске һәм таушалган булуын күрергә мөмкин иде. Тышлыкта «Бәхет китерүче көндәлек» дип язылган иде, ә бераз түбәнрәк авторның исемен күрергә мөмкин булды. Көндәлекнең авторы минем әбием булып чыкты, әлбәттә, бу мине бик кызыксындырды. Мин көндәлекне укый башладым. 20 битне укыгач, калган битләрнең буш булуын күрдем. Мин укыганнарым турында уйлана башладым. Көндәлектә могҗизалар ясый торган чишмә турында сүз барды. Мин аптырадым.
Укыганнарымны анализлап, мин әнидән аның нинди көндәлек икәнлеген ачыкларга булдым. Ул миңа бу әбиеңнең көндәлеге дип җавап бирде һәм калганын аңардан сора дип киңәш бирде. Минем аның белән бик якыннан күрешеп сөйләшәсем килде, ләкин әбием шәһәребездән 300 чакрым ераклыкта урнашкан авылда яши иде. Минем бәхеткә, әбиемнең юбилее җитте. Без гаиләбез белән җыендык та, әбине котларга юлга кузгалдык.
Барлык кунакларны да озатканнан соң, әбием белән икәү генә калдык. Мин аңа көндәлекне күрсәттем. Аны күргәч, әбием елмаеп җибәрде. Минем көндәлек һәм көндәлектәге чишмә турында барысын да белергә теләвемне аңлады. Көндәлек, чыннан да, аныкы иде. Ул мине авылдан ерак булмаган чишмә янына алып барды. Чишмәгә барганда әби миңа шундый вакыйганы сөйләде. Мин кечкенә булганда, әтием бик каты авырып китте, хәтта табиблар да берничек ярдәм итә алмадылар. Авылның аксакалы әтигә шушы чишмәнең суын эчәргә киңәш биргән. Бу чишмәнең дәвалау үзенчәлекләре аркасында әтием сәламәтләнде. Үз аякларында йөргәндә, әтием чишмәне гел карап, чистартып торды. Әтием вафат булганнан соң, мин аны үзем карый башладым. Кызганычка каршы, хәзер мин чишмәне карый алырлык дәрәҗәдә түгел шул…
Сөйләшә-сөйләшә, чишмәгә ничек килеп җиткәнебезне дә сизмәдек. Чишмә чистартылмаган, каралмаган иде. Әби, чишмәне күргәч, елап җибәрде, чөнки ул хәзер карт инде, бу чишмәне чистартып йөри алмый. Икенче көнне без әти-әнием белән кирәкле инструментларны алдык та, чишмә янына килдек. Чишмәне чистарттык, янын койма белән тотып алдык. Кечкенә генә эскәмия дә ясап куйдык. Чишмә яңадан чәчәк атты. Чишмәнең челтерәвен тыңлаганда, үземдә тынычлык тойдым, күңелемне шатлык хисе биләп алды. Миндә илаһи бер көч барлыкка килде. Чишмә янында утырып, кошлар җырлавын тыңлап, табигать матурлыгыннан һәм әйләнә-тирәдәге тынычлыктан ләззәтләндем.
Шушы вакыйгадан соң без гаиләбез белән авылга күченеп кайттык. Чишмә яны-җәй көне минем иң яраткан урыныма әйләнде. Бабабыз һәм дәү әниебезнең эшен дәвам иттерә алуыбызга мин бик шат.
Бер-бер артлы буыннар яңара, ләкин чишмәләр үзгәрми. Алар һаман элеккечә челтер-челтер агалар. Ләкин аларга игътибар, ярдәм кирәк. Чишмәләр безгә рәнҗемәсен иде, аларның матурлыгы югалмасын иде. Табигатьнең байлыкларына мәрхәмәтле булыйк! Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.