Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Табигатьне саклагыз!

Куңелле дә яшәүләре

Табигать кочагында!

Нигә соң сыкрап утыра

Шулкадәрле җир ана?

Уйлап карасаң әгәрдә

Барысында аңлап була,

Кеше битарафлыгыннан

Тирә-юньнәр бозыла!

Көндә завод-фабрикалар

Табигатькә зыянлый,

Һава,сулар,бай урманнар

Югалыр озакламый…

Елгаларны пычратабыз,

Агачларны кисәбез,

Урман, болыннарда ашап

Җыештырмый китәбез.

Табигатьне саклагызчы,

Ул бит якты могҗиза!

Сыкрамыйча, пычранмыйча

Яшәсен иде җир ана.

Гайнуллина Гульназ Риназовна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 20.10.2007
Место учебы: МБОУ "Большекайбицкая СОШ-центр образования"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Кайбицкий муниципальный район
Город: Село Большие Кайбицы