Җәйге матур көннәрдә
Күзәтәм мин бөҗәкләр.
Аллы-гөлле төсләрдә
Очкалый күбәләкләр.
“Без-без” килеп, бал кортлары
Өйләреннән чыкканнар.
Кулларына бал җыярга,
Матур савыт тотканнар.
Кызыл күлмәк, кара таплы –
Монысы нинди бөҗәк?
Бигрәк матур, күрегезче,
Исемен әйтеп бирегезче!