Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Табигатьнең гүзәл почмагы

Кеше кайда гына яшәсә дә аны һәрвакыт рухландырып, җылытып торучы изге урын- туган җир бар. Мин- Апас ягы, Тау ягы баласы. Эшчән, кунакчыл, бай тарихлы төбәктә тууым белән чын күңелемнән горурланамын. Дөньяга килгән һәр сабый беренче сулыш алуы белән туган як әлифбасын өйрәнә башлый. Табигатьне өйрәнүнең сәбәбе дә бик җитди, чөнки хуш исле һавалар, җылы кояш нурлары, салкын чишмәләр, куе урманнар, болыннар барысы да тереклек һәм яшәү өчен.

Мин үземә иң якын булган, дәү әнием белән дәү әтием яши торган Кормаш авылы  табигатен бик яратам, чөнки анда һәр тарафта хозурлык, гүзәллек.

Җәен ул яшеллеккә күмелә. Авыл уртасыннан  агып ятучы Бия елгасы үзе генә дә ни тора. Җәй буе үзендә кош-кортны, бала-чаганы  су коендыра. Елга буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Тын суда үз матурлыкларына сокланып утыручы төнбоекларга карап, үзеңә күпме рәхәтлек аласың! Әкрен искән җилгә назланып Бия елгасы талгын гына бормаланып  ага да, Зөя елгасына кушыла. Якында гына үсеп утыручы Шонгаты урманы җиләк-җимешләргә, гөмбәләргә, чикләвекләргә бай. Сугыш вакытында ачлыктан күп халыкны нәкъ менә урман хәзинәләре, табигать муллыгы саклап калган. Болар турында миңа дәү әнием сөйли.

Кышын  авыл   сихри  гүзәллеккә төренә.  Ябалак-ябалак кар яуган вакыт үзе бер тылсымлы дөнья.  Кышкы каникулларым да авылда уза минем. Бия елгасында дуслар белән тимераякта шуабыз.  Арып-талчыгып кайтабыз да дәү әниемнең  мичтә пешергән кабартмалары белән сыйланабыз.

Көзен  авыл алтынга  коена.  Башка  авылларда да шулайдыр инде ул.   Минем дәү әтием көзге табигатькә  гашыйк. Ул бу чорны аеруча түземсезлек  һәм нык дулкынлану белән көтеп ала. Чөнки ул  бит гомере буе алтын көзнең  бернинди  алтынга да алыштыргысыз мул уңышын җыюда  катнашкан кеше. Колхозның танылган комбайнчысы, атказанган исеменә лаек булган игенче ул. Көзнең тылсымлы әбиләр чуагы вакыты дәү әтиемә бик ошый.

Ә  язгы табигатьне күрсәгез, сез  шаккатар идегез.   Кышын ямансулап боз астында калган елга ярларыннан ташып ага.  Андагы матурлыкка хәйран калырлык.  Күпер өсте  халык белән тула.  Алар күпер култыксаларына  таянып,  елгада берсен-берсе тотарга теләгәндәй ага торган бозга карап, уйчанланып басып торалар, киләчәккә план коралар. Ходайдан үзләренә сәламәтлек сорыйлар. Шул рәвешле, булган авыру-борчулар агып китсен дип,  ялваралар икән. Боларны безгә дәү әнием  сөйләде.   Яр буенда үсеп утыручы  агачларда матур «тал песиләре” асылынып тора. «Тал песиләре” ул – язның күзләре. Кояшлы бер иртәдә яңа гына чәчәк аткан песиле талга карап хәйран калып торудан да татлы минутлар бар микән! Көмеш сыман елтыраган мөлдерәмә мамык бөртекләре җылыдыр, җанлыдыр кебек тоела.

Бездә бит  нәкъ Тукайча әйтсәк, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.  Яратам, бик яратам мин табигатьне, әниемнең туган авылын- Кормашны !

Туган йортыбыз ул- Табигать.

Урман, суы, кыры, даласы.

Табигатькә чиксез гашыйк мин,

Җанга рәхәт аның һавасы.

Сунгатуллина Айгизя Шамилевна
Возраст: 19 лет
Дата рождения: 19.01.2005
Место учебы: МБОУ "Бишевская средняя общеобразовательная школа"
Страна: Россия
Район: Апастовский