Принято заявок
2686

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Табигать — уртак йортыбыз.

                                                                                                                                                                                                                                                            Их, яшисе иде озак, мәңге..

                                                                                                                                                                                                                                                            Табигатьтән башка үле без.

   Әйләнә-тирә мохитне саклау кешелек алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Табигатьне саклау бүгенге заманның иң мөһим бурычларыннан санала. Бу бурыч глобаль характерга ия   һәм аны барлык илләр тырышлыгы белән генә хәл итәргә мөмкин.

   Кешенең сәләмәтлеге әйләнә тирә мохиткә бәйле. Кеше сәләмәтлеге өчен саф һаваданда яхшырак әйбер юктыр. Әйләнә-тирә табигатьне һәм үзебезнең сәләмәтлегебезне саклыйк. Ул безгә бер тапкыр һәм гомерлек бирелгән. Безнең сәләмәтлегебез әйләнә-тирә мохиткә бәйле. Чиста су, саф һава, уңдырышлы туфрак — болар бөтенеседә кеше сәләмәтлеге өчен кирәк.

   Җир йөзендз кислород запасының якынча 40-60 процентын бүлеп чыгаручы урман һәм һәм яшел үсемлекләр кешенең даими игътибарына мохтаҗ. Пычрак һава, пычрак сулардан кешенең организмына тын юллары аша пычрак матдәләр керә һәм алар сәләмәтлек өчен зур зыян китерә.

   Бүгенге көндә атмосфераны пычратудан саклаучы күп төрле чаралар каралган. Мәсәлән ягулыкны дөрес куллану, җылылык станцияләрен газ ягуга күчерү, сәнәгәть предприятиеләренә чистарту корылмалары кую.

   Ә мин авыл баласы буларак кешелек өчен суның никадәр зур роль уйнавын аңлыйм. Сулардан файдалану күләме халык саны артуга, кешенең санитария гигиена шартлары яхшыруга, сәнәгать үсешенә һәм сугарулы җир эшкәртүнең киңәюенә бәйле. Авыл җирендә бер кешегә 50 л, шәһәр җирендә 150 л су туры килә.

   Елгаларга һәм күлләргә туфрактан яңгыр сулары тарафыннан юылган минераль ашламалар, нитратлар һәм фосфатлар керә. Аларның югары концентрациясе сулыкларның төр составын үзгәртергә мөмкин. Сулыкларга төрле агулы химикатлар — авыл хуҗалыгында корткычларга каршы куллана торган пестицидлар да эләгә. Бу судагы тереклекнең агулануына һәм  күпләп үлүенә китерә. 

   Туфракның уңдырышлы катламы бик озак вакытлар формалаша. Бу уңдырышлылыкны саклау өчен органик һәм минераль ашламаларны фәнни тәләпләренә туры китереп туфракка дөрес кертергә, дөрес итеп эшкәртергә кирәк. Туфракның пычрануы аның уңдырышлылыгын киметә.

   Туфракның һәм суны, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауда урманнарның әһәмияте гаять зур. Кешенең хуҗалык эшченлеге нәтиҗәсендә хәзер урманнар дөнья күләмендә ярлылына һәм бетү куркынычы астында калды. Урманнар исәбенә авыл хуҗалыгы кырлары киңәйтелә, урманнарны вәхшиләрчә кисү дәвам итә. Урманга ял итәргә килечүләр, туристлар шулай ук аңа зур зыян китерә — үләнне таптый, чүпли, үсемлекләр җыя, яңгыннар килеп чыгуга сәбәпче була. Шуның өчен урманга тыныч кына кереп, рәхмәтле булып китәргә кирәк. Безгә урманнарны чүплеккә әйләндерүдән туктарга вакыт. Син ташлаган чүп ялгыш кына башка кешенең сәләмәтлегенә зарар китерергә мөмкин. Урманнардан чыкканда бушаган шешәләрне, банкаларны, полиэтилен пакетларны, кәгазьләрне  һәм азык-төлек калдыкларын үзебез белән алып китәргә кирәк.

   Шушы җир шарының табигатен саклау безнең бурыч! Без җир шарын киләчәк буынга саф һавалы, мул сулы елгалы, челтрәп аккан чишмәле, калын урманлы итеп тапшырырга тиеш. Шушы хәзинәне саклаганда гына без сау сәламәт булырбыз, киләчәгебез дә өметле, бәхетле булыр. Һәр кешенең чиста табигатьтә яшәүгә хакы бар. Әйләнә-тирә табигатне саклау һәр кешенең намус эше. Табигатьнең яшел йөрәге һәр вакыт типсен!

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышан алма син, 

Күбәләк тә елап калмасын…

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә…

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы! ( Р. Вәлиева )

 

Хайруллина Алия Илнуровна
Страна: Россия
Город: С.Старый Имян