Табигать — тиңсез хәзинә.
Онытылмаган төш.
(Хикәя)
Беркөнне мин менә ниндидер төш күрдем. Еракта бер тавыш ишетелә иде.Мине кемдер чакыра иде. Ул тавыш миңа таныш түгел.
-Бәхет ул — табигать белән бергә булу, аны күрү, аның белән сөйләшү (Л.Н.Толстой), — диде бер тылсымчы.
-Нәрсә соң ул табигать?- дип уйладым мин. Әлбәттә, агачлар, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр.Ул мине үз янына чакырып алды.Тылсымчы миңа үз рәсемен күрсәтте.
Һәм миңа болай әтте:
— Табигатьне саклау — һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз — үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк,-диде ул.
Мин аның рәсеменә карагач, шаккаттым. Бу безнең табигатебезме? Ул юкка гына чыга башламады.Чыннанда хәзер вакытта кешеләр табигать турында уйламыйлар. Кызганычка каршы, машиналар,завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар, чөнки аларның торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр: корым, төтен чыга. Пычрак һава кешеләр, җәнлекләр, хайваннар өчен зарарлы.
Тылсымчы болай әтте:
-Кеше гомерендә бер тапкыр булса да агач утыртырга тиеш,-дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Әгәр кешеләр агачларны утыртмасалар,елгаларны, инешләрне,чишмәләрне чистартмасалар,табигатьне сакламасалар, табигать яшәүдән туктар иде.
Шул вакытта әнинең тавышы ишетелде.Әни мине уята иде.Мин шул чакта сикереп уяндым.Әнигә үземнең төшемне сөйләп бирдем.
Әни миңа болай әтте:
-Кеше -үзе дә табигать баласы бит. Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны сакларга тиеш.
Мин аның сүзләрен аңладым.Һәм үземнең дусларыма җиткерергә тырыштым.
Табигать – туган йортыбыз, аның кадерен белик! Табигатьне саклыйк!
Сихри табигать.
(Хикәя)
Алтын көз китүгә, ап-ак салкын кыш таягына таянып кунакка кыш килде.Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште.Кар бөртекләре,җемелдәшеп,берсе белән берсе уйлап Җир-анага коелдылар.Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды.Кыш үзенең ак келәмен җәйде.Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап алҗыган урман-кырлар,хәзергә барысы да тукталып торып, киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган.Матур кышкы кунакларыбыз- кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде.Безнең кышкы урманнар, бакчалар,кырлар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде.
Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып,агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы,салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына:” Тук-тук-тук”.
Менә шуный матур, сихри, серле табигать минем күз алдымда килә. Әйе, безнең табигать бик матур һәм бай. Һәр кеше табигать турында уйларга тиеш. Быел да экологик елы булды. Шуңа күрә дә экология, экологик тәрбия бирү иң актуаль проблема булып кала. Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы? Ул сорауга менә шулай җавап биреп булыр дип уйлыйм.
”Табигатьнең чисталыгы – кеше кулында”,-дигән мәкаль бар.Чыннан да кеше үз табигате турында кайгыртмаса, ул юкка чыгачак.
“Шуның өчен һәр кеше табигать турында уйларга тиеш. Безнең һәркайсыбыз әйләнә — тирәдәге табигатькә сак карарга тиешбез”,-диде миңа дәү әнием.
Мин дәү әнием белән риза. Әйдәгез, барыбыз бергә табигатебезне саклыйк. Яз көннәрендә өмәләргә чыгыйк, чүп-чардан арындырыйк, кошларга ярдәм итик,сыерчыклар килүгә оялар ясап элик.
Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Чынлап та, табигать-тиңсез хәзинә икән!