Табигать-тиңсез хәзинә,
Кабат инанам шуңа.
Ул безгә бирелгән бүләк,
Яхшылык эшлик аңа.
Чөнки яный куркыныч
Безнең газиз җир-анага.
Үзебез харап итәбез.
Сукмыйча аны санга.
Пычратып, чүп түгәбез,
Юк итеп яшеллекне.
Хайваннарны газаплыйбыз,
Күрмичә гүзәллекне.
Болай дәвам итә алмый,
Туктарга кирәк, туктарга!
Әлегә бит соң түгел,
Барысы безнең кулларда!