Халык тора гади кешеләрдән,
Патша түгел алар тумыштан,
Көч тапмаслар табигатькә каршы
Ничек кенә алар тырышса да.
Табигатьне дошман санадыңмы?
Агулый ул безне дидеңме?
«Бәхетсезлек каян килә соң?», — дип,
Уйланырга вакыт түгелме?
Улмы сиңа яшәү ямен бирми?
Улмы диңгез суын пычрата?
Улмы кисеп бетереп бөтен урманнарны,
Хайваннарны юкка чыгара?
Кем ул ярдәм көтә бездән, дуслар?
Уйлап карау мөмкин түгелме?
Ярдәм безгә түгел, киресенчә кирәк шуңа,
Кем җиһанга биргән гомерне.
Кеше шундый юләр микәнни соң?
Сизмиме ул афәт килгәнен?
Актык яфракны өзеп ташлап,
Бәхет теләп җиргә күмәгнен.