Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Табигать дусты мин

Бәләкәй дип карамагыз,

Инде олы кеше мин.        

Табигатьне саклауга да      

Кертәм үз өлешемне.

Сыерчык оясы ясау –

Булды беренче эшем,

Тагын агач утыртырмын-                   

Булыр икенче эшем.

Агачымның тирәсенә

Утыртырмын чәчәкләр.   

Бал кортлары,күбәләкләр  

Шатланып киләчәкләр.

Һәр баланың булса әгәр   

Үз агачы,үз кошы,      

Һәм тагын үз чәчәге –   

Якты булыр,матур булыр      

Җиремнең киләчәге.

Әле тагын мин зурларның

Җиребезне – суыбызны

Чүпләгәннәрен беләм.           

Үзем андый начар эшне     

Эшләмәскә сүз бирәм!

 

Хуснуллин Райман Уразович
Возраст: 20 лет
Дата рождения: 01.01.2004