Табигать балалары
(Хикәя)
Көзгедәй ялтырап яткан Кандракүл, аны уратып алган бормалы таулар, киң яланнар, куе урманнар – барысы да бер-берсенә ятышып, бер-берсен тутырып торалар. Әйтерсең дә, алар тумыштан бер гаилә, табигый гаилә. Шушы табигатьнең иң ямьле кочагы Кодаймәтнең 9 улын үзенә сыендырган. Бер нәсел үзенә бер авыл төзеп яши башлаган. Бу авылның исеме Кандра-Котый. Авыл ике гасыр дәверенә зурайган, яңарган. Киленнәр килгән, кияүләр дә төпләнгәннәр, ләкин барысы да туган булып яшәгәннәр.
Шушы авыл кызларының сигезенче буыны булып, тагын ике кыз дөньяга аваз салган. Икесе дә тәпи йөри башлаганнан бирле урамда бергә уйныйлар. Бер-берсенә кунакка йөрешәләр, курчаклы уйныйлар. Гөллира белән Гөлнара – күрше кызлар.
Җәй үтә дә, көз җитә. Кыш үтә дә, яз җитә. Күрше кызлар ярыша-ярыша үсәләр. Ике кызның бер генә көннәре дә бушка узмый. Кояшлы көннәрне күбәләк бастыралар, яңгырдан соң күлләвекләр аша сикереп йөриләр. Җепшек кар яуса, кар бабай ясыйлар, буран булса, тәрәзәдән карап торалар, буран бетсә, чана шуарга чыгып китәләр…Балачак – иркә чакның бөтен рәхәтен татып үсәләр.
Менә Гөллира белән Гөлнара беренче сыйныфны тәмамладылар. Җәйге каникул кызларны тагын уенга әйди. Ләкин уенга чыкканчы бу зур ике кызның өйләре җыештырылган, тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибелгән, бәләкәй көянтә-чиләкләр белән су ташып куелган, кош-кортларга җим сибелгән, оядагы йомыркалар кертелгән, түтәлдәге чүп үләннәре уталган булырга тиеш иде. Уңган кызлар кулларыннан килгән эшне җиренә җиткереп башкаралар. Әти-әниләре колхозда эштә бит. Алар кайтуга балалар ярыша-ярыша эшлиләр. Гөллираның күршедә торган картинәсе дә кереп тикшерә. Һәм һәркөн: «Әниегез эштән кайтуга кибеттән икмәк алып кайтыгыз», – дип, ашыгып чыгып та китә. Шул эшләр беткәч кенә, кызлар уйнап алалар. Курчакларын күтәреп, бер-берсенә кунакка керәләр, чәй эчәләр.
Әниләре мондый эшчән кызлар үсүгә шатланып бетә алмый. Җитез, уңган булганнары өчен кызларга матур күлмәкләр, туфлиләр, чәчләрен үреп бәйләргә ефәк тасмалар бүләк итәләр. Ә беркөнне Гөлнара белән Гөллирага ак панамалар алып кидерәләр.
Әмма кызларга панамаларын озак киеп йөрергә туры килми. Кояшлы эссе көнне ике дус кыз, матур итеп киенеп, тар сукмактан Кандракүл буена йөгереп төшеп китәләр. Бу көнне кызларның аяклары җиргә тими, пар күбәләктәй, очалар. Ә тирә-яктагы чәчкәләрдән йөзләгән чын күбәләк очып китә. Алар, кызлар белән ярышып, күл буена барып җитәләр. Күл кырыенда каеннарга бәйләнгән көймәләр тора. Гөлнара белән Гөллира шуларның берсенә кереп утыралар. Каенга үрелеп, яфраклар җыялар. Кызлар такыя үрергә ярата.
Әйләнеп карасалар, тыкрыктан ике бозау төшеп килә. «Бозауны сөзәргә, балыкны йөзәргә өйрәтмиләр», – диләр безнең Кандракүл буенда. Кызлар бу мәкальне яхшы белә. Шуңа тизрәк якындагы бәрәңге бакчасына йөгерделәр. Бозаулар да алар артыннан чаба. Ярый Гөллира койманың ачыла торган ярыгын тиз тапты. (Бу ярыктан кереп аның чүп утаганы бар шул). Теге ике бозау койма буйлап озак йөри. Кызларга “ачуланып”, койрыкларын селтәп торалар да, туп-туры бая кызлар утырган көймә янына китәләр. Кызлар икесе берьюлы: “Ах!” – итә. Панамалары калган бит көймәдә! Хәзер инде алар бозау авызында. “Ике шайтан” рәхәтләнеп панамаларны чәйнәп төкерәләр дә тагын койрыкларын болгап китеп баралар. Кызкайлар панамаларын юып та карыйлар. Чәйнәлгән панамаларны һичничек чистарта алмыйлар. Минем әнинең, Гөллираның, бәләкәй чагы шундый маҗараларга бай булган. Балачак – кызык чак икән!
Күп еллар үткән. Көзгедәй ялтырап яткан Кандракүл өстеннән аккошлар ничә тапкыр җылы якларга очып киткән, бозлар эреп аккан, күлне уратып алган бормалы тауларда каеннар шаулап яфрак ярган, киң яланнар буйлап көтү-көтү мал йөргән, куе урманнарда наян тиеннәр сикерешкән, шеш колак куяннар чабышкан, акланнардан йөзләгән чиләк урман җиләге җыелган… Алар тумыштан бер табигый гаилә бит. Мизгелләр алышынса да, табигатьнең урман-таулары, күл-чишмәләре урынында кала.
Әйе, Кандракүлнең матурлыгы кимеми. Бер Татлыбай чишмәсенең суын эчеп яшәгән авыл кешеләре бер-берсен онытмый. Туганнар онытылмый ул. Бергә каз өмәләре үткәрәләр, туй мәҗлесләре ясыйлар. Иң күңелле балачакны искә төшереп, тугызынчы, унынчы буын балаларына сөйлиләр… Балачак – онытылмас чак икән!