Табигатьнең гүзәл, ямьле чагы
Язлар килә, дөнья яшәргә.
Түбәләрдән тамган тамчы тавышы
Дәрт уята җирдә яшәргә.
Язның бүген тәүге бәйрәме
Хатын-кызга булсын игътибар
Сезне котлап, бары сезнең өчен
Яңгырасын әле матур җырлар.