Таң ата…
Яшел-яшел чирәмдә
Көмеш-көмеш чык кала.
Минем тәүге төшемдә
Синнән моңсу эз кала.
Таң ата…
Ефәк-ефәк чәчеңне
Назлы җилләр тарата.
Минем күңел шул вакытта
Күккә очып — Җиргә кайта.
Таң ата…
Бер мизгеллек очрашу
Ахырына якынлаша —
Эреп юкка чыгасың.
Зиһенемдә кала синнән
Бары татлы карашың.
Таң атты…
Йөрәгем дә
бу таңда
чәчәк атты…