Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Төзәлмәс яра

Төзәлмәс яра

(хикәя)

Габдулла бабай, җәйдән бирле, беркая чыкмыйча, дүрт стена кошы булып яшәде. Соңгы елларда шактый таушалды ул. Сугыш яралары да үзләрен онытырга ирек бирмиләр. Каһәр суккан сугыш әзмәвердәй егетләрне бөгеп салды шул… Менә бүген үзен бераз җиңелрәк хис итте ул. Әкрен генә торып, тәрәзә янына килде. “Нинди матур кышкы көн! Күбәләк-күбәләк кар ява. Бик салкын да түгел кебек үзе. Бакчадагы алмагачлар, чияләр, грушалар мамыктай йомшак ап-ак карга төренгән. Гел сихри әкият кебек инде менә”, – дип, кышкы табигатькә сокланып куйды һәм авыл урамнарын, елга буйларын әйләнеп кайтырга булды.

Менә ул, узган-барган белән елмаеп исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып, салмак кына атлап, елга буена китте. Чынлап та, көн үзәк өзгеч салкын түгел бүген. Ялтырап кояш та чыкты. Колакка саграк булса да, боз өстендә балаларның чыр-чу килүләрен ишетеп алды. Малайлар хоккей уйный икән бит. Ул аларны ерактан гына күзәтеп тора башлады. Үзенең балачагы, әтиләре чикләвек куагыннан ясап биргән кәшәкәләр исенә төште. “Чү әле, әллә шул шаян балаларга кушылып китәргәме? ” – дип, якынрак килеп, алар белән әңгәмә кормакчы булды. Малайлар да, Габдулла бабайның кызыксынуын аңлап:

– Әйдә, бабакай, бергә уйныйбыз, — дип, аны уратып алдылар.

– Рәхмәт яусын, мине якын итүегезгә! – диде ул, чын күңелдән сөенеп. Аларның кәшәкәләрен әйләндереп-әйләндереп карады да күзе алкага төште. Габдулла бабай корт чаккандай сискәнеп китте, алка урынына кипкән күмәч кулланалар икән бит… Шактый гына сүзсез торганнан соң, үзендә көч туплап, киная белән сузып кына:

– Алкагыз, алкагыз да бик әйбәт и-к-ә-ә-ә-ә-н, — дип куйды. Шунда Мансур, Габдулла бабайның тел төбен аңламыйча:

– Менә, бер пакет әле ул, — дип, мактанырга да тотынды, теле телгә йокмый иде аның. Тик аның мактануы Габдулла бабайны шатландырмады, киресенчә, борчуга салды. Аның тамагына төер тыгылды. Ул җитди тавыш белән:

–Эһ сез, егетләр! Юк, юк, мин сезне егетләр дип әйтә алмыйм хәзер, — дип, аларны үтәли күрергә теләгәндәй, һәрберсенә күзләрен төбәп карады.

Малайлар, бер-берсенә карашып, бабайга сораулы караш ташладылар. Бабай сүзен дәвам итеп:

– Ипи белән шулай уйныйлармыни инде?! Икмәк – иң олы ризык бит ул! – дияргә дә өлгермәде, теге мактанчык малай тагын чәчрәп чыкты:

– Ә нигә уйнамаска, торт түгел әле, күмәч кенә! – диде ул күтәренке тавыш белән. Габдулла бабайның аңа каршы нидер әйтергә теле әйләнмәде. Бу сүзләр аның йөрәген телеп алды, бияләен салып, күкрәк турысын капшады. Ул инде кечерәеп калган коңгырт-кара күзләре белән тутырып малайларга карады. Бу күзләрдә әрнү-рәнҗү дә, гаҗәпләнү-үртәлү дә чагылып киткәнен малайлар аңламадылар.

Ул, дөнья куптарып, сүз озайтып тормады, әкрен генә юлын дәвам итте. Аның аяк тавышы бик озак ишетелеп торды әле. Бу көенечне кемгә сөйләр, кем белән уртаклашыр? Ипи генә, ипи генә!.. Бу сүзләр тезмәсен берничә тапкыр кабатлады ул. Кабатламаслыкмыни?! Сугыш елларында бер телем икмәккә тилмергән чаклар күпме иде?! Табигать тә, Габдулла бабайның уйларын сизгән кебек, башка төс алды: җәяүле буран кузгалды. Иртән якты уйлар белән чыгып киткән булса, өйгә күңеле сынып кайтып керде ул.

Бу хәл аның җанын кимерүдән туктамады. Ул төне буена керфек тә какмады. Урамда да күзачкысыз буран уйный…

Икенче көнне мәктәптә Ленинград чолганышына багышланган кичә булды. Документаль фильмны карагач, Мансурның күзенә яшь тыгылды, яшьнең дә ниндие әле: иң кайнары, битне пешереп-пешереп төшә торганы. 125 грамм икмәкнең никадәр булуын күреп, йөрәге сызлады аның. Коридорга чыккач, башка малайларның йөзендә дә үзләреннән үзләре оялу чаткылары күренде. Гүя алар эчтән генә, Габдулла бабайның әйткән сүзләрен җөпләп: “Икмәк – иң олы ризык!”- дип кабатлыйлар иде. Бу минутларда аларның йөрәкләре өзгәләнде.

Мәктәптән кайткач, күчтәнәчләр алып, көчле буран булуга карамастан, Габдулла бабайларга киттеләр. Ишегалдында аларны улы Шәүкәт абый каршы алды. Ул, карын да көрәп бетермичә, балтасы суга төшкәндәй аптырап басып тора иде. Малайлар Габдулла бабай янына килүләрен әйткәч, ул:

– Габдулла бабагыз дөнья белән бәхилләште шул… Әле кичә генә хәле әйбәт иде. Авыл урамнарын, елга буйларын урап кайтты. Шуннан кайткач, нигәдер күңелсезләнеп калды, күп йөрү ярамадымы, сугыш яралары үзенекен иттеме, белмим… Үзе бертуктаусыз “Эһ, егетләр, ипи генә, ипи генә”дип ыңгыраша-ыңгыраша кабатлады, — диде.– Аяз көнне яшен суккан кебек булды шул, шундый матур тормышта яшәргә дә яшәргә иде әле, — дип сүзен дәвам итте бик борчулы тавыш белән.

Малайлар, бу хәбәрне ишеткәч, кадаклап куйгандай катып калдылар. Мансур күзендәге яшь тамчыларының бер-бер артлы атылып чыкканнарын сизми дә калды. Күрсәтмәскә теләп, бияләе белән сөртеп алырга тырышса да барып чыкмады. Башкалар да шул хәлдә иде. Җаннары өшеп китте аларның, әйтерсең өсләренә салкын су сиптеләр… Сүзсез дә аңлашыла. Бу хәл алар күңелендә төзәлмәс яра булып уелып калачак.

Галеева Наргиза Ралифовна
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 16.06.2008
Место учебы: МБОУ ПодлесношенталинскаяООШ Алексеевского муниципального районарайона РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Алексеевский муниципальный район
Город: Алексеевское