Аллы-гөлле буяуларым
Тезеп салдым каршыма.
Хыялларым, рәсем булып,
Очарга дип ашкына.
Алдым зәңгәрсу буяуны:
Күкне ясыйм, болытлар…
Аяз булсын, тыныч булсын,
Шартламасын, дим, туплар!
Сары буяуга үрелдем:
Ясыйм әле Кояшны!
Күзләребез көлеп торсын,
Йөзләр булсын кояшлы.
Яшел төс белән төшердем
Агачлар, яшел чирәм.
Дусларым белән тәгәрәп
Уйнарга — хәтфә келәм.
Кызыл буяу кирәк булды
Җиләкләрне буярга.
Әнием белән икәүләп
Киттек җиләк җыярга.
Калган бөтен төсне җыеп
Сиптем күккә, болытка!
Салават күпере калкып
Чыкты ерак офыкта.
Аллы-гөлле хыялларым,
Нәкъ шушы күпер төсле.
Ышанам: чынга ашырлар,
Без — хыял белән көчле!