Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе
Төш
(Сугышта вафат булган Гыйлмегаян бабама багышлыйм)
Иҗат эшен башкарды: Солтанова Нәзилә Шамил кызы
Укытучы: Шайхуллина Светлана Риф кызы
Төш
( Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Гыйлмегаян бабам истәлегенә)
Төнлә белән бер төш күрдем бүген,
Ап – ак чәчле бабам, син килдең…
Кулларымнан тоттың: “Эх, син, балам,
Оныттың ла мине ник?, — дидең…
“Мин бит, кызым, сезнең тормыш өчен
Гомеремне дә бирдем кызганмый.
Ә ник бүген мине оныттың син
Үткәнеңне бер дә уйламый.
Дөрләп үттек данлы көрәш кырын,
Дошманнарны илгә кертмәдек.
Күпләребез бөек Җиңү өчен
Гомеркәйләр белән түләдек.
Мин киткәндә син тумаган идең,
Әниең дә иде кечкенә.
Минем белән булган истәлекләр
Сөйләнгәндер бәлки күп кенә…
Төзегән идең нәсер шәҗәрәсен,
Гыйльмегаян исемен кертеп син.
Буыннарны белү матур гадәт,
Белмәүләре бигрәк күңелсез.
Безнең тормыш рәхәт чигеп үткән,
Шатлыклардан гына тормады.
Ачлыгын да күрдек, михнәтен дә
Язмышларны сайлап булмады.
Ә син, кызым, минем амәнәтне,
Үтенечне, зинһар, онытма.
Мин бер дулкын синең тормышыңда
Тарихларның төбен корытма”.