Төш күрдем.
Сөйлим сезгә, тыңлагыз,
Кәефсез утырмагыз!
Уңга, сулга борылып,
Ишетмичә калмагыз!
Борын-борын заманда, мин кечкенә булганда, тәпи дә йөрмәгәндә, бишектә тирбәлгәндә, сөйләшә белмәгәндә чыктым бик озын юлга. Атлап, чабып барам шулай, кулымда озын таяк. Таяк тай көче бирә дип, аны бирде дәү әни. Әйтерсең мин бик нәни. Барам шулай бик ашыгып, арып, талып, талчыгып. Каршыма чыкты бер нәрсә. Белмим ул әллә нәрсә. Үзе йонлы, мөгезле. Бармаклары бик озын. Ялт-йолт итә күзләре, ап-ак аның тешләре. Кулында бар таягы, әлеге дә баягы. Күрдем дә мин бу затны, котым очты шул хәтле. Әллә димен бу нәрсә, Шүрәле микән әллә? Инде хәзер нишлим, дим, әнине чакырыйм мин. Коткарса бу нәрсәдән, бары әни коткарыр. Әй кычкырам шар ярып, шулчак киттем уянып.
Уянуын уяндым, тик төштән арына алмыйм. Шүрәлене эзләгәндәй, як-ягыма мин карыйм. Тирә-юнемдә тынлык, беркем дә юк янымда. Алдым кулга карандаш, ясап куйдым йонлач баш. Аңа мөгез утырттым… Кешегә дә ошаган, хайванга да тартым бу. Бар җире йонлач моның, бармаклары бик озын. Ясыйм бик тә тырышып, нәкъ Тукайча булсын дип. Торган саен матурая, зурая бара рәсем. Шүрәленең янына мин Былтырны да ясыйм. Былтыр утынга килгән бит, кулында балта ясыйм. Шулчак гүя Шүрәлем хәрәкәтләнеп куя, бармакларын селкетә, уйныйк ди, кети-кети. Шүрләп китәм бермәлне, читкә куям дәфтәрне. Дусларым, хәзер инде сез, дәвам итегез эшне….