XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Төш

— Тып-тын! “Шып” иткән тавыш та юк! Сәер! Мин кайда соң? Караңгы һәм куркыныч! Нәрсә соң бу? Кайда мин? Тукта, идәндә нәзек кенә яктылык җебе күренә. Барыйм әле әкрен генә шунда. Әй, бу ишек икән бит! Ишек артындагы бүмәдә ут яна һәм ниндидер тавышлар ишетелә. Ачаргамы ишекне, юкмы? Аллага тапшырып, ачыйм әле… Алга атлыйм… һәм кинәт…

— Рәхим итегез!

— Кем сез? Мин кайда?

— Бер дә курыкмагыз. Үзегез дә күрәсез: сез музейда. Ә без – музейдагы ядкярләр.

— Сез сөйләшәсез мени?

— Әйе. Таныш, дустым, без Тукай бүлмәсендә. Биредә бар экспонат та бөек шагыйрь турында сөйли.

— Кызык, ә син кем?

— Мин кем түгел, мин — нәрсә? Доң-доң…ишетәсеңме? Бу — мин.

— Әйе, син — сәгать. Я инде, яңа дустым, таныштыр иптәшләрең белән.

— Әлбәттә. Мин сине Габдулла Тукайның шәхси әйберләре белән таныштырам, тыңла. Менә бусы шагыйрьнең камыштан үрелгән юл кәрзине. Тукай кая гына бармасын, кәрзин аны озата барган. Ә менә бу…

— Мин үзем турында үзем сөйлим. Габдулланың түбәтәе буламын. Кара бәрхет түбәтәй. Мине хуҗам бик яратып кия иде. 1987 елдагы фотосурәтендә ул нәкъ менә мине киеп төшкән. Мин — Гыйльметдин Шәрәф бүләге. Ә менә Әхмәтгәрәй Хәсәни Тукайга көмеш җиң каптырмалары бүләк иткән иде.

— Мату-у-ур.

— Менә болары Габдулла Тукайның язу кирәк-яраклары. Шагыйрь 1912 елда Санкт-Петербургка бара. Ул анда шәһәрнең 200 еллыгы уңаеннан аккургаштан ясалган карандаш савыты сатып ала. Ә менә кара савытын аңа укучы балалар бүләк итә.

— Искиткеч матур кара савыты. Савытның аслыгында ау эте утыра, янында аучының киемнәре һәм мылтыгы, алар зур эшләпә белән капланган. Ә менә бу матур тартмачык турында ниләр сөйләрсең?

— Бу фаянстан ясалган тартмачыкны Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә яшәгәндә, үги апасы Газизәгә атап, үзенең беренче гонорар акчасына ала.

— Әйе, Газизә апасын Габдулла бик яраткан шул.

— Кызым, кызы-ы-ым, тор инде, тор. Мәктәпкә соңга каласың.

— Һай, мин төш күргәнмен бит. Әни, мин төшемдә музейда булдым. Музей экспонатлары мине үзләре белән таныштырдылар. Шундый кызык, нәкъ өндәге кебек.

— Әйбәт булган, кызым. Ләкин төш, төш инде ул. Менә каникул вакытында музейга барырбыз һәм өнеңдә бөтенесе белән дә танышырсың.

— Әлбәттә барырбыз, әнием. Әмма минем төшем шундый матур булды!

Музафаров Айрат Азатович
Страна: Россия