Йомшак кына язгы җил исә. Яз табигатькә яшәү дәрте, яшәү яме алып килә. Җир яшәрә, җир яңара… Болынны каплап алган тузганаклар талгын җилдә акрын гына чайкала, әйтерсең лә тирә-як әкрен генә бишектә тирбәлә. Шушы сары келәмгә ятып ауныйсы, йомшак җилгә ияреп йөгерәсе дә йөгерәсе килә.
Миңлебай карт бүген дә үз юлы белән, болын-кырларны күзәтеп, чишмә яннарын урады. Кайтыр алдыннан гына күл тирәсенә килде, якын кешеләренә эндәшкәндәй, сары төнбоеклары белән исәнләште. Көн болытлап торгангамы, никтер чәчәкләр моңсу кебек тоелды. Авыл халкы бу сулыкка күптән шикләнеп караса да, шушы төнбоеклы күл аңа бик якын шул. Әйе, үзе генә белгән сере бар шул, яшерен сере бар.
Авыл читендәге кечкенә йортта яшәп ятучы бу ятимнең якыннары да, аның өчен борчылыр кешесе дә юк иде.Торна шикелле озын аяклы, какланып беткән бу кешене авылның иң карт кешесе, диләр. Яшен дә төгәл белүче юк. Хәер, ничә яшьтә булуын ул үзе дә хәтерләми. Чамасыз яши торгач, барын да күрде ул. Шуңадырмы кешеләрдә дә, дөньяда да эше юк аның. Бары какланып беткән тәнендә җан асрый. Шулай итеп, гомерен суза. Хәзер аның бар белгән эше – күл буен таптау. Эшкә хирыслыгы бар чагында, җир куеныннан чыккан чишмәләрне чистартып, күл тирәләрендә куерып үскән талларны кисеп торды. Үрелгән каз оялары, кәрзиннәр сату итеп көн күрде. Бу эше кайберәүләргә ошамады, “Эш убыры” дип мыскыллап көлделәр. Өлкәннәргә карап, урамдагы балалар да авыз ердылар. Аны күрсәләр, “Убыр килә“ дип, качалар иде. Карт аларга ачуланмады, үпкәләмәде, күл янына барудан гына тыймасыннар.
Шулай гомерләр үтте. Миңлебай картның чәчләре сирәкләнде, сакалы агарды. Үткән еллар аның күңелен дә йомшартты, көчен дә, гайрәтен дә киметте, хәтере генә югалмады. Яше дә бар шул… Кулында гына түгел, җанында да көч бетеп бара. Күл тирәсенә килеп, озаклап төнбоекларына карап тора, тора да, авыр сулап, башын чайкап куя. “И, бу гомерләр, ниләр генә күрмәде бу башлар,” — дип уфтана ул.
Сулыктан ерак түгел чыр-чу килеп уйнаган балалар, картның килгәнен күреп, аның янына җыелды. Соңгы вакытта алар карт янына килүдән курыкмыйлар иде. Әллә сөйләгән әкиятләре кызыксыну уятты, әллә картны ныграк беләселәре килде, күрсәләр, яныннан китми иделәр. Читләтеп кенә йөргән малай-шалай аның янында хәзер озаграк тора, картны сораулар белән йөдәтеп бетерә.
Бик кызык кына дуслашып китте ул алар белән. Әйе, елга ярында пар каен астыннан тибеп чыккан чишмә дуслаштырды. Су буенда уйнап йөргән балалар башта картның агач янында казынганына сәер генә карап тордылар. Ургылып чыккан чишмә суын күреп, янына ук килделәр. Баксалар, картның шул чишмәгә улак ясап азапланган чагы икән. Арадан бер чаярагы аның янына килеп басты да, ярдәм итәргә теләпме, әллә кызыксынуы көчле булды, такталарга үрелде. Бергәләп улак ясап та куйдылар. Шунда ук исемен дә уйладылар. “Куш каен” чишмәсе. Ә чишмә иркен сулап, ашагып, үз юлын алды. Берсен берсе уздырып сөйләшкән балаларга карап сөенде карт. И, рәхмәт яугырлары, дип кабатлады.
Менә бүген дә янына җыелышып килгән балаларны искәрми калды ул.
— Исәнме, Миңлебай бабай. Безгә берәр хикәя сөйләсәнә? — дип ялвардылар. Аларның шат йөзләрен, үзенә төбәлгән сораулы карашларын күреп, карт та елмайды. “Һай наяннар, хикәятләрем бетте бит инде, нәрсә сөйлим икән, — дип әйтеп куйды. Сынап кына балаларны күздән кичерде дә, яр буендагы бер агач төбенә утырды. Кулларын җайлап кына, таягының башына куеп, күзләрен ерак офыкка төбәде. Аннары үзенә генә хас тыныч, ниндидер бер сагышлы тавышы белән сүз башлады.
— Борын — борын заманда яшәгән ди, авылда бер бай. Яшәгән төбәге дә бик матур булып, мул тормыш иткән ул. Хатыны, иркәләп үстергән кызы, бер улы булган аның. Икмәк үстерү өчен җирләре дә, маллары да, сандык-сандык алтын-көмеше булган. Бик күп хезмәтчеләр тоткан бай. Яхшы эшләгәннәргә көмеш акча белән түләгән. Ярлы халык аны бик хөрмәт иткән. Йомыш белән килгән бер кешене дә борып чыгармаган бай. Аның байлыгыннан көнләшүчеләр дә күп булган. Алар төрле бәла — каза салганнар: сарайларын яндырганнар, икмәген талаганнар. Ә беркөнне көннең кичкә авышканын көткәннәр дә, өенә ут төрткәннәр. Янгын телләре йортны камаганда, бай хатынын, балаларын арбасына утырткан да авылдан чыгып качкан. Атлы кешеләр артларыннан бик озак куганнар.
Күл буеннан үтеп барганда, арба тәгәрмәче бик каты нәрсәгә бәрелеп, ат арбасы белән суга тәгәрәгән. Төпсез күл байның бар булганын үзенә алган: арбада булган бар байлыгы да, хатыны белән балалары да су төбенә киткән. Куа килүчеләр “Байның балаларын Убыр йотты,” – дип, авылга кайтып сөйләгәннәр. Моннан соң күлгә сагаеп караганнар.
Камышларга эләгеп, үлем тырнагыннан исән калган бай. Көннең караңгыланганын көткән дә, юлга кузгалган. Озак барган ул. Таң беленгәндә генә, кечкенә йортның ишеген шакыган.
Моннан соң кешеләр күл янына килергә курыкканнар. Аның төбеннән байлык эзләп, суга батучылар да бик күп булган. Халык та күлне “Убыр күле” дип йөртә башлаган.
Бай шул авылда торып калган. Кайгысын онытыр өчен, урманга йөргән, үләннәр җыйган. Кешеләр күзенә артык чалынмаган, сөйләшмәгән.
Әллә бай, әллә балалары кызганыч тоелды, бер кечкенә малай:
— Бабай, ә ул бай хәзер дә исәнме? – дип, сорап куйды. Миңлебай карт әкрен генә тамагын кырды, эндәшми генә балаларга карап алды.
Шуны гына көткәндәй, салкынча җил исте, күк күкрәде. Күл өстендәге төнбоеклар ышыкланыр урын эзләгәндәй кыбырсына башладылар. Болытлар да, берсен берсе уздырырга теләп, ашыга-ашыга куердылар. Бабайның әкияте белән мавыгып, болыт килгәнен дә сизми утырган бала — чага, күктә беренче ут камчысы күренүгә авылга таба элдерде. Миңлебай карт урыныннан торды да (эре тамчылар аның өс-башын чылатырга өлгергән иде инде), таягына таянып, озак кына күлне күзәтте. Әйтерсен лә аның уйчан, моңсу күзләре ниндидер яшерен сорауларга җавап көтә иде…
Салкынча җил тузганакларны йолыккалап, орлыкларын тирә-якка таратты. Карт юеш сукмактан, башын аска иеп, авылга таба атлады. Бары күл өстендәге төнбоеклар гына, картның серен саклагандай, дулкыннар өстендә тибрәләләр иде.