Принято заявок
2686

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Төнбоек

Ямьле җәй айлары килгәч,

Күңелләрем моңлана.

Төнбоек чәчәген күреп

Бар табигать соклана.

Офыкка карагач күрдем

Кояш кызарып баткан.

Күл буена төшкән идем

Төнбоек чәчәк аткан.

Карап таң калып утырдым.

Бигрәк матур йөзә ул.

Өзеп аласылар килә

Ара ерак, җитми кул.

Бер кочак төнбоек җыеп

Кайтып керәсем килә.

Әнием туган көненә

Бүләк итәсем килә.

Камалов Исмал Маратович
Страна: Россия
Город: Старое Дрожжаное