Җитте ямьле җәй,
Болында пеште җиләк.
Әни белән икебез
Аны җыйдык бер чиләк.
Тәмле җиләк, кып-кызыл,
Ашап туйгысыз менә!..
Чиләккә эләгә алмыйча,
Авызга кереп китә.
Әни бармагын яный:
“Тагын җыйыйк бер чиләк,
Әбиең белән бабаңа
Кирәк бит тәмле җиләк!”
Кирәген кирәк, аңлыйм,
Ләкин тыела алмыйм.
Нигә инде бу кадәрле
Тәмле икән соң җиләк?