Казанга килгәндә генә, Алия бу күркәм шәһәрнең яшәеше белән тулысынча таныш түгел иде. Кая инде аңа, гап-гади авыл кызына! Ул таңнан торып көтү көтәргә, ә аннан соң мәктәпкә йөгерергә өйрәнгән. Ә Казанда бөтен кеше диярлек берничә катлы фатирларда көн күрә.
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Алия алдында һөнәр сайлау соравы килеп басты. Әллә әнисе янында калып, аңа хуҗалык эшләрендә булышыргамы? Әллә Казанга китеп укырга керергәме? Шундый уйлар белән ул яшәгән авылының чишмәсенә килде, якынрак утырды. Чишмәнең суы чиста, салкынча. Шуңа күрә авылны да Суык Чишмә дип атаганнардыр. Уйларына чумып, ул кич җиткәнен дә сизмичә калды. Кыз өенә килеп керүгә үк әнисен эзләргә тотынды. Берничә минуттан соң Алия аны тәрәзә аша бакчада күреп алды.
‒ Әни! ‒ дип кычкырды ул, бакчага чыккач.
‒ Әү, кызым, ‒ Гөлфия Алияне күреп алды да кулы белән янына чакырды.
Кыз килеп җитеп әнисе янына утырды. Шул мәлне аңа борылып сорау бирде.
‒ Әни, мин Казанга укырга китсәм, бик сагынырсың микән?
Гөлфия елмаеп куйды.
‒ Ничек инде сагынмаска? Сагынам.
‒ Җибәрәсеңме Казанга? ‒ кызның күзләре ялтырап тора иде.
‒ Җибәрәм инде, җибәрәм, ‒ дип җавап бирде әнисе һәм Алияне кочаклап алды.
Икенче көнне үк Алия җыена башлады. Киемнәрен, китапларын сумкасына тутырды. Авылдаш дуслары белән саубуллашты. Кичләрен бер ярында яратып утырган чишмәгә барып кайтты. Гомумән, авылы белән киткәнче күреште.
Вакыт үтә бара, бер мизгелгә дә туктап тормый. Менә берничә көн элек кенә Алия авылында иде, ә хәзер университетның студентлар тулай торагында, бер бүлмәләренең караватында утыра. Ышанып та бетә алмый үзе, әллә төш микән бөтен нәрсә? Берәр атнадан укулар да башлана. Ә бит уку елына кадәр шәһәрне күрәсе килә иде аның. Әллә ни уйлап тормыйча, ул бүлмәсеннән чыгып китте. Киләсе буш сәгатьләрен ул Казан белән танышуга багышлады. Дөрес язган Тукай, Казан чыннан да матур, моңлы һәм дәртле шәһәр. Ул моның турында егерменче гасыр башында ук язган, ә хәзер инде алтмышынчы еллар. Бәлки үзгәргәндер дә башкала, ләкин нәрсәдер барыбер калган.
Инде кояш батканда ук Алия тулай торакка кайтып җитте. Эчкә керергә теләмичә, урамда урнаштырылган эскәмиядә көн беткәнен карап утырып калды.
Университет тормышына яхшы кереп китте Алия. Укуы әйбәт, профессорлар һәм башка студентлар белән уртак телне тиз тапты. Ничек кенә укуны яратса да, барыбер күңел өйгә тартыла. Сагындыра шул якыннарыңны озак күрмәү. Болай юксыныр дип уйламаган иде ул! Шундый уйлар белән Алия берничә көн йөрде. Тизрәк авылга кайтып әнисен кочаклыйсы килә иде аның. Һәм бу теләк көннән көн арта барды, башыннан чыкмады.
Кышкы каникуллар иртәгә башлана. Алия университет администрациясеннән документларын тотып чыкты. Киеме инде берничә көн элек сумкага тутырып куелган иде, Казаннан район вокзалына кадәр поездка билет алынган иде. Көтәсе генә калды. Күрешү мизгелен сулышын тыеп көтте Алия.
Инде авылына кайтып җитеп, бакчада бернинди дә җан иясе булмавын аңлап, кыз өй ишеген ачып тиз генә түргә узды. Гаҗәпләнгән Гөлфияне күрде дә, Алия аны кинәт кенә кочаклап алды.
‒ Әни, мин синең белән авылда калам, ‒ диде ул.
Гөлфия елмаеп куйды.
‒ Иң мөһиме — бәхетле бул, балам.